Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Үз оясында эт тә көчле

Бу көнне беренчеләре - кәгазь-каләмнәрен, икенчеләре - кәстрүл-сосмаларын бер читкә куеп, Шәле мәдәният йортында узган "Ягез әле, кызлар" бәйгесендә очрашты. Сүз - районның "Вперед"-" Алга" газеталары редакциясе һәм Шәленең "Юмарт" кафесында эшләүче кызлар турында бара.

Бераз алга китеп, шуны әйтәсем килә: бу ярышта кемнең җиңәсен мин алдан, ике як командадан интервью алганда ук сиздем. Бер команда: "Әзерләнергә бер дә вакыт булмады, бер репетиция белән килдек инде" дисә, икенчесе "Вакыт булмаса да, әзерләндек, җиңәргә дип килдек!" диде. Нәкъ менә шул җиңәргә дип килгән кызлар яулады да инде ул җиңүне...
Бу хакта бераз соңрак...
Уен-көлкегә, тапкыр сүзгә, җыр-биюгә һәм җитезлеккә корылган әлеге бәйгедә Шәле авылының "Юмарт" кафесы һәм районның "Вперед"-"Алга" газеталары редакциясе кызлары көч сынашты. "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз" мәкале бүгенге көндә кызларга да килешә. Чөнки аларга тормышта пешекче дә, тегүче дә, тәрбияче дә булырга туры килә. Ә бу исә, үз чиратында, кызлардан осталык та, акыл камиллеген дә, җитезлекне дә сорый. "Ягез әле, кызлар!" бәйгесе нәкъ менә шул сыйфатларның булу-булмавын тикшерде дә инде. Моның өчен кызларга бик күп сынаулар аша узарга туры килде.
"Сәламләү" өлешендә кызлар үзләре белән таныштырганнан соң, берсеннән-берсе кызыклы конкурслар башланып китте. "Прическа ясау", "Скакалкада сикерү", "Кул көрәштерү" кебек бәйгеләр кызларның көчен һәм җитезлеген сынаса, "Җыр осталыгы", "Күмәк бию", "Скетч кую" кебек конкурслар исә катнашучыларның иҗади осталыкларын тикшерде.
Кызлар җырлап-биеп кенә калмыйча, мода да күрсәтте. Ике команда да бу бәйгегә яхшы хәзерләнгән иде. "Юмарт" командасы хөкемдарлар игътибарына пакеттан тегелгән 1сум 50 тиенлек киемен, ә редакция кызлары гәҗиттән тегелгән оригиналь күлмәген тәкъдим итте. "Кунаклар каршылау" бәйгесендә юмартлылар хөкемдарларны үзләре пешергән тәмледән-тәмле бавырсаклар һәм чәй белән сыйласа, редакция кызлары исә "Нарат" кибете пешергән чәк-чәктән авыз иттерде...
Тамашачы бигрәк тә "Егетләрне кызга әйләндерү" конкурсын бик җанланып күзәтте. Тамашачы дигәннән, шуны әйтеп узарга кирәк, Шәле мәдәният йортының тамаша залында, һәрвакыттагыча, алма төшәрлек тә урын юк иде.
500 дән артык тамашачының көч биреп утыруы һәм якыннарының сәхнәгә кочак-кочак чәчәк ташуы үзенекен итте. Бу бәйгедә "Юмарт" командасы кызлары җиңү яулады.
Әмма редакция кызлары да күңелләрен төшермәде. " Максатыбыз - җиңү түгел, ә бер катнашып, күңелләрне күтәрү генә иде, югыйсә, гәҗиттән аерылганыбыз юк иде", - ди бәйгедә катнашучы Наҗия Галиева.
Бу тамаша кызларның аш-суга һәм гәҗит чыгаруга осталыкларын түгел, сөйкемлелек, күркәмлелек, җитезлек һәм ныклык кебек сыйфатларга бай булуларын ачык күрсәтте.
Соңыннан командаларның һәр әгъзасына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса