Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • “Айгөл” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр язны каршы алды

    Нәүрүз бәйрәмен борынгы әби-бабаларыбыз да көн белән төн тигезләшкән көнне Яңа ел буларак зурлап билгеләп үткән.

    Соңгы вакытта бездә дә ул кышны озату, язны каршы алу буларак билгеләп үтелә башлады. Өлкән буын традициясен яшьләр, балалар күтәреп алу бу гореф-гадәтнең үткәне булган кебек, киләчәге дә барлыгын күрсәтә.

    Бәйрәмгә килгән яз гүзәле Нәүрүзбикә искиткеч чибәр иде. Дилбегәсен кулыннан ычкындырырга теләмәгән Кыш бабай да аның җылы, ягымлы карашына түзмәде. Дөрес, ярышка чакырып, "бил алышырга" тырышып карады, тик кая ул яшьлек дәрте, яз яме балкып торган гүзәлгә каршы тора алсын. Балалар бакчасының һәр төркеменә йөрүчеләр рәхәтләнеп уеннарда катнашты, җырлады-биеде, Нәүрүз турында шигырьләр сөйләде.

    Бу көнне барлык гореф-гадәтләргә туры китереп, балалар тәм-том белән сыйланды

    Нәүрүз мөбарәк булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: