Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • “Бәләкәч”тә тәрбияләнүчеләр көзне каршы алды

    Туган ягыбызга тагын алтын көз килде. Көз үз матурлыгы белән һәркемне шаккатыра.

    Агачлардан төрле төскә буялган сары, кызгылт яфраклар коела. Әйтерсең лә агачлар сап-сары шәлгә төренгән. Көз үзенең табигате белән сокландыра һәм бай уңышы белән кешеләрне сөендерә, тукландыра. Көзге уңышны җыеп алганнан соң районыбызда "Уңыш", ә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында "Көзге бал" бәйрәмнәре үткәрелә.

    Шул уңайдан без "Бәләкәч" балалар бакчасында "Көзге бал" бәйрәме үткәрдек. Балалар бәйрәмгә бик теләп әзерләнделәр, кемдер кишер, чөгендер, кыяр, һәм башка яшелчәләр булып шигырь сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр. Әти-әниләр дә балалар белән бергәләп конкурста катнаштылар.

    Ә, без тәрбиячеләр, балаларга "Шалкан" әкиятен күрсәттек. Әкиятебез бик матур, һәм кызыклы булды. Балалар әкиятне бик кызыксынып карадылар. Аларга бигрәк тә шалкан ошады.Чөнки шалкан зур булып үскән, алар үзләренең кул чабулары белән безгә шалканны тартып чыгарырга булыштылар.

    Балалар әле кечкенә генә булсалар да, татарча аңлыйлар һәм сөйләшергә тырышалар. Татарча әкиятләр, җырлар, шигырьләр аша, балалага татар теленә, туган телебезгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә тырышабыз. Балаларыбыз белән татар һәм рус телендә эш алып барылганын күреп, әти-әниләребез дә бик сөенә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: