Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гөлфәния Туктамышевна хөрмәткә лаек укытучы

Укытучылар көне уңаеннан тырыш хезмәт ияләренең берсе турында язып үтәсем килә. Ул укытучы Гөлфәния Туктамыш кызы Сәйфетдинова.

Гөлфәния Туктамыш кызы 1987 елның 25 августында Питрәч район мәгариф бүлеге юлламасы белән Чыты мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә килә. Ул Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы кызы. 1965 елның 23 гыйнварында дөньяга килгән. Алар гаиләдә алты бала үсәләр: 4 кыз һәм ике малай. Гөлфәния төпчек кыз. Үзенең туган авылы мәктәбендә урта белем ала. Аннан соң Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Аны дүртенче курста укыганда Керәшен Сәрдәсе мәктәбенә практикага җибәрәләр. Кызга бу якның табигате, матур Мишә буйлары бик ошый, аның күңеле шунда тарта. Ул институтны тәмамлагач, юлламаны Питрәч районына бирүләрен сорый. Аны 1986 елның августында Пимәр мәктәбенә математика укытучысы итеп эшкә җибәрәләр. Ул анда 1 ел декрет ялындагы укытучы урынында эшләп тора. Чыты мәктәбенең элеккеге директоры Гайнетдинов Нариман Лотфуллович Пимәр мәктәбе директорыннан бу кыз белән күрештерүен сорый, чөнки аларга математика укытучысы кирәк булган була. Директор үзе дә Чүпрәле районыннан булганлыктан, кызны якын күрә һәм үзләренә эшкә чакыра. Шулай итеп аны Пимәр мәктәбеннән Чыты мәктәбенә математика укытучысы итеп эшкә күчерәләр. Акыллы, тәртипле чибәр кызга, коллективта бергә эшләүче укытучы егет Хәбирнең күзе төшә. Хәбир шушы авыл егете, ул география укыта. Авыл Советы балансында килгән белгечләргә тору урыны булмау сәбәпле, Гөлфәния ялгызы яшәүче Махинур апага фатирга керә. Аны Махинур апасы да бик ярата һәм үз кызы кебек якын күрә. Алар Хәбир белән бер ел ярым очрашып йөриләр һәм егет кызны күздән ычкындырмый. Эшне тиз тота, кызның кулын сорый. Алар 1989 елның февраль аенда тормыш коралар, гөрләтеп туй ясыйлар. Шулай итеп, Чүпрәле кызы Гөлфәния Чыты авылына Сәйфетдиновлар гаиләсенә килен булып төшә. Хәбирләр гаиләдә өч малай үсәләр. Хәбир төпчек малай, шуңа күрә дә яшьләр авылдан китми, төп йортта, әти-әниләре янында яшәп калалар. Ике абыйсы өйләнеп Казанда яшиләр. Ул еллардан соң күпме сулар аккан, чирек гасырдан артык гомер үткән. Алар Хәбир белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары Зилә КФУда икътисад факультетын тәмамлап, икътисадчы белгечлеге алды. Ике ел район мәгариф бүлегендә икътисадчы булып эшләп, декрет ялына чыкты. Ире Ринат белән кызлары Зәмирәне үстерәләр. Икенче кызлары Динә КФУда Л.Н.Толстой исмендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенң өченче курсында белем ала. Сәйфетдиновлар гаиләсе бик матур йорт җиткереп керәләр. Гөлфәния бик акыллы, сабыр хатын, кайнана-кайнатасы белән бик матур гомер итәләр. Бүгенге көндә әтиләре мәрхүм инде. Әниләре Асылбикә апа олыгайды инде - 87 яшьтә, хәзер еш авырта, йөри алмый, Хәбир белән Гөлфәния тәрбиясендә яши. Оныклары да әбиләрен ярата, хөрмәт итә, тәрбияли. Гөлфәния аш-суга да бик оста, кунакчыл. Хәбирнең туганнары, абый-җиңгәләре белән дә дус, тату, аралашып яшиләр. Ул тормышта да, эшендә дә, әти-әниләр арасында да хөрмәткә лаек укытучы. Бүгенге көндә аның 30 ел хезмәт стажы бар. Ул алдынгы, таләпчән, үрнәк укытучы, үз эшенең чын остасы. Югары категорияле математика укытучысы мәгарифтәге казанышлары өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Район, республика күләмендә математика фәне буенча олимпиадаларда призлы урыннар ала. Төрле бәйге, конкурсларда катнаша, берничә тапкыр иң яхшы укытучы грантына ия булды.

Ирле-хатынлы Сәйфетдиновлар иңне-иңгә куеп 29 ел инде мәктәптә эшлиләр. Хәбир хезмәт юлын укытучы булып башласа, бүгенге көндә ул директор вазыйфасын (20 ел) башкара. Кызганыч, укучы балалар саны гына азаюга таба бара. Мәктәптә матур, чиста, якты, укыр өчен барлык мөкинлекләр дә, шартлар да бар, кадрлар белән тупланган.

Хөрмәтле Гөлфәния ханым, шулай ук Чыты мәктәбе укытучылары, сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса