Ленино-Кокушкино мәктәбендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үтте
Февраль-апрель айларында "Мин татарча сөйләшәм" акциясе үткәрү безнең Ленино-Кокушкино мәктәбендә матур бер традициягә әверелде.
Һәммәбезгә мәгълүм: бу күркәм акция республикабызда елдан-ел киң колач җәя. "Мин татарча сөйләшәм" акциясе ул - ике телле Ватаныбызда үзгә телле милләтләрнең дә татар теле сөйләменә бик теләп кушылуы. Ленино-Кокушкино авылы - күпмилләтле, шуңа да карамастан, татар телендә җиңел аралашалар, аңлашалар.
Укучыларыбыз төрле оешмалардагы хезмәткәрләр, авыл урамында кешеләр белән аралашып, "Синең беренче татарча 150 сүзең" буклеты тараттылар. Араларында рус телле балалар да бар иде, алар белән татарча аралашып, әңгәмә үткәреп, яшьләр, абый-апалар белән аралашып йөрү бик ошады. Олы яшьтәге татар апалары: "Оныкларыма өйрәтәм, рәхмәт буклетларыгыз өчен!"- дип, яшьләр: "Һичшиксез, өйрәнәчәкбез", - дип рус-татар сүзлекләрен алып калдылар.
"Мин татарча сөйләшәм" логотиплары төшерелгән значоклар, ленталар таккач, мәктәбебез гүзәл бер гөлбакчага әйләнде дә калды. Мәктәптә, шулай ук, шушы акция кысаларында төрле-төрле чаралар: викториналар, дәрес-презентация, "Шигырь бәйгесе" үтте. Һәрбер чарадан укучылар канәгать калдылар. Укучыларыбызның татар теленә тартылуы, татар телендә аралашырга омтылуы бик куандыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа