Питрәч 1 нче мәктәбе укучылары әби-бабайларын хөрмәтләде
Мәгариф

Питрәч 1 нче мәктәбе укучылары әби-бабайларын хөрмәтләде

Өлкәннәр ункөнлегенең соңгы көнендә 3В сыйныфы укучылары үзләренең әби-бабйларын мәктәпкә бәйрәм чарасына чакырды.

Бәйрәмгә 3В сыйныфында укучы балаларның әби-бабайлары чакырылды. Алар әлеге чарага бик теләп килделәр. Чара сыйныф җитәкчесе Зоя Миннебаеваның котлау-чыгышыннан башланып китте. Ул өлкәннәргә үзенең матур, саф теләкләрен юллап, кайнар котлады.

Кызлар һәм малайлар кунакларга багышлап, матур эчтәлектәге шигырьләр сөйләде, биеп-җырлап, олыларның кәефләрен күтәреп, күңел ачты. Соңыннан әби-бабайлар һәм балалар өчен чәй табыны әзерләнде.


Питрђч, 1 нче мђктђп, очрашу.