Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч 1 нче мәктәбе укучылары “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашты

Безнең мәктәптә инде ничә ел рәттән актив рәвештә "Мин татарча сөйләшәм" конкурс-акциясе үткәрелеп килә.

Быел да конкурс кызыклы һәм мавыктыргыч уза.

Ул "Туган тел көне", Татар теле", "Без - Тукай оныклары" атналыкларын берләштерде. Башлангыч сыйныф укучылары, бигрәк тә рус төркемендә белем алучылар җырлы-биюле уеннарда бик теләп катнашты. Татар төркемнәре шигырь бәйгеләрендә катнашып, үз сәләтләрен күрсәтте. 3 нче сыйныф укучылары КВНда да көч сынаша, 5 нче һәм 8 нче сыйныфлар "Татар - дозор" уенында үз осталыкларын, белемнәрен күрсәтте.

Шулай ук укучылар район үзәге оешмалары хезмәткәрләре белән татар телендә аралашып, буклет-сүзлекләр таратып йөрде. Бу халык өчен дә, укучыларның үзләре өчен дә татарча аралашуга мөмкинлек бирде. Әле конкурс-акция дәвам итә. Алга таба үткәреләчәк чараларны, кичәләрне укучылар түземсезлек белән көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, 1нче мәктәп, Акция