Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор башлана

Тиздән бердәм, төп һәм чыгарылыш дәүләт имтиханнары форматындагы дәүләт йомгаклау аттестациясе башлана. Тормышта һәр баланы бик күп төрле сынаулар көтә. Әгәр үзеңнең белем дәрәҗәсен даими күтәреп торсаң һәм үз көчеңә ышансаң, һичшиксез, яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәксең.

27 майдан унберенче сыйныф укучыларының БДИ башлана, алар аны география һәм әдәбият фәннәреннән башлаячак. 29 майда укучылар математика буенча йомгаклау биремнәрен тапшырачаклар. 31 майда аларда тарих һәм химия буенча имтиханнар узачак, ә 3 июньдә - рус теле. 5 июньдә физика һәм инглиз теле буенча белемнәрне тикшерү үткәреләчәк. 7 июньдә инглиз теле һәм 10 июньдә җәмгыять белеме буенча телдән имтихан узачак. Йомгаклау имтиханы 13 июньдә биология, информатика һәм ИКТ буенча узачак.
9 сыйныф укучыларына килгәндә, аларны 24 майдан төп дәүләт һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнары көтә һәм алар инглиз теленнән старт ала. 28 майда - рус теле, 30 майда - җәмгыять белеме буенча имтиханнар узачак. Ә 4 июньдә берьюлы өч фән буенча аттестация ]: информатика, химия һәм география. 6 июньдә беренче предмет математика булачак, ә 11 июньдә төп дәүләт һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнары форматында физика, информатика, биология һәм әдәбият буенча имтиханнар узачак. 14 июнь көнне физика, тарих һәм география буенча йомгаклау аттестациясе.
Тугызынчы сыйныф укучыларына әзерлек һәм ял итү өчен 25, 26, 27, 28, 29 июнь һәм 1, 2 июль резерв көннәре тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч