Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәчнең “Кояшкай” балалар бакчасына Тукай килде

    Апрель ае - Тукай ае, туган тел ае, язгы җылы җилләр исә башлауга, сыерчыклар сайравы ишетелүгә, һәр татарның күңеле җилкенеп куя, йөрәге дәртләнебрәк тибә башлый.

    Балалар да туган тел бәйрәмен яратып үсәләр. Питрәчтәге 3 номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә һәм туган тел көненә багышланган бәйрәмгә ата-аналар бик сөенеп килделәр.

    Безне урамнан ук моңлы татар көе каршы алды. Белмим, башкаларның ничектер, минем күңел кыллары шундук тибрәлеп куйды, матур тамаша кылырга омтылып кердем. "Кояшкай"ның һәр почмагы, һәр дивары матур итеп бизәлгән, бәйрәм рухы сизелеп тора. Шунысын да әйтергә кирәк, апрельның буеннан-буена бакчада Тукайга, аның иҗатына багышланган дәресләр, рәсем конкурслары, чаралар узып кына торды. Туган тел бәйрәменә дә бакчадагы барлык балалар тырышып, җанланып әзерләнделәр. Әлбәттә, шундый зур масштабтагы концерт-тамашага бакчада эшләүче һәрбер хезмәткәрнең дә тырышлыгы, белеме кергән. Чөнки башкача булмый да. Тәрбиячеләр дә, музыка җитәкчесе Таһирова Лариса Казбековна дә үзләрен чын дәрәҗәдә профессиональ белгеч икәнлеген күрсәттеләр. Балаларга татар телен укытучы тәрбияче апалары Газимова Нәзирә Әхмәтовна тырышлыгы бәхәссез, бәйрәмне алып баручы да ул булды. "Озын-озак кышлардан соң, ямьле кояш елмая башлаганда, кошлар җылы яктан кайтканда, без үзебезнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукайны искә алабыз, - дип башлап җибәрде ул бәйрәмне. - Тукай - балаларның иң яраткан шагыйре. Аның "Су анасы", "Кәҗә белән сарык" әкияте, "Шүрәле" һ.б. бик күп әсәрләрен укып, тыңлап ничәмә-ничә буын балалар тәрбияләнде, үсте. "Бәхетле бала" шигырендәгечә, "Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,

    Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.

    Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,

    Уенга салмаса ихлас - менә бәхте аның шунда."

    Без - укытучылар, тәрбиячеләр балаларыбызның бәхетле, акыллы, илебезнең яхшы гражданнары булып үсүләре өчен барысын да эшлибез. Безнең бакчага йөрүче балалар үзләренең туган телендә менә дигән итеп сөйләшәләр. Рус телле балалар татар телен үзләштерәләр."

    "Кояшкай" балалары сынатмады - бәйрәмнең буеннан-буена татар теле яңгырап торды, балалар җырладылар, спектакль уйнадылар, шигырь сөйләделәр, биеделәр. Әйтик, 1 һәм 2 номерлы урта төркемгә йөрүче балалар тәрбиячеләре Камалиева Ләйлә Ибраһимовна, Вангаева Алия Әхәтовна җитәкчелегендә "Шалкан"әкияте буенча спектакль күрсәттеләр. Әкәмәт кызык булды, көлә-көлә карадык. Хәбибуллина Ания Әхмәтовна җитәкчелегендә 3 номерлы урта төркем балалары "Түбәтәй" уены уйнап күрсәттеләр. Зурлар төркеменә йөрүче рус балалары тәрбияче апалары Золина Ольга Михайловна белән "Өч аю" әкияте буенча спектакль уйнадылар. Моңарчы тормышта бер авыз сүз татарча белмәгән, чеп-чи рус балалары бит ул! Ә монда рәхәтләнеп рольләргә керә-керә, бер дә буталмыйча, чатнатып татарча спектакльдә уйныйлар, җырлыйлар. Кайбер урыслар гомер буе татар арасында яшәп тә, болай сөйләшә алмый әле. Бу балаларны карап, күңелләребез булды. Һичшиксез, монда татар теле укытучылары Нәзирә Әхмәтовнаның да, тәрбияче апалары Золина Ольга Михайловна һәм Яковлева Екатерина Ивановнаның көндәлек зур хезмәтләре чагыла. Гомумән, зурлар төркеме балалары үзләрен аеруча актив, сәләтле икәнлекләрен күрсәттеләр. Кызлар ансамбле бик матур җырлады, ә Сәрбиназ Мирсәетова скрипкада уйнап күрсәтте. Әле бер генә ел шөгыльләнүенә карамастан, ул әлеге бик катлаулы уен коралы белән шактый дуслашып килә.

    Балалар белән эшләү, аларны тәрбияләү - котчыкмалы катлаулы эш. Бертуктаусыз хәрәкәтләнеп, нидер сөйләп торучы зур төркемне үзеңә каратып тору, тыңлату, шул ук вакытта белем бирү бары тик профессионалларның гына тешеннән үтә. Балалар төркеме белән эшли белүчеләргә мин һәрвакыт сокланам. Аларга сабырлык, сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп каласы килә.

    Туган телебез онытылып бара, бетәбез, югалабыз дип уфтанып куйган чакларда сүрелеп барган өметләребезне балаларыбыз янәдән кабызып җибәрә. Чөнки, ни дисәгез дә, татар теле барыбер һәр татарның йөрәк түрендә ул. Татар гаиләләрендә нигездә татарча сөйләшәләр, ә кунакка кайтканда әбиләренең дә бары тик татарча сөйләшкәнен ишетеп килә бит балалар. Татар теленең мөһимлеген, аны сакларга, үстерергә кирәклеген балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр дә бик әйбәт белә. Һәм шуны балаларыбызга кечкенәдән үк сеңдерергә тырышалар, педагогик алымнар белән телне өйрәтә беләләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: