Алга
  • Рус Тат
  • Татар Тау Иле «Әкият» балалар бакчасында викторина–кичә булып узды

    Сөекле һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукай күңелләрдә мәңге сакланыр!

    И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
    Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
    Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
    Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. Г.Тукай.

    Бөек шагыйребез - Габдулла Тукайның туган көнен безнең нәни дусларыбыз да бик файдалы һәм бик кызыклы итеп үткәрделәр «Әкият» балалар бакчасында викторина-кичә булып узды. Сабыйлар үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын әниләре алдында ясаган чыгышларында чагылдырдылар. Беренче булып бакчада Г. Тукайның шигырьләренә һәм әкиятләренә багышланган рәсем күргәзмәсе оештырылган иде, гадәттәгечә барысы да бик актив катнаштылар.

    Кичәбезнең икенче өлешендә балалар Г.Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан фильм карап, Тукай-Кырлай буенча виртуаль сәяхәттә булдылар. Балалар, бөек шагыйребез Габдулла Тукай үзенең ижат җимешләре белән күпләрне таң калдырганлыгын аңладылар. Алар кечкенә генә булуларына карамастан, яраткан шагыйребезнең бик күп кенә әсәрләрен өйрәнәләр һәм аларны бик теләп сәхнәләштерәләр.

    Г.Тукайнын туган көненә багышланган кичәдә дә алар «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт», «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырләрен бик оста тасвирладылар. Балалар «Су анасы » һәм «Шүрәле» командаларына бүленеп бик күп кенә биремнәргә дөрес җавап таптылар. Балаларын читтән күзәтеп, алар өчен җан атып утыручы әниләрнең йөзләрендә сөенү катыш соклану да чагыла иде, чөнки баласының осталыгын, җитезлеген күрү әти-әни өчен зур шатлыктыр ул.

    Кичәбез бөек шагыйребезнең гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды, әниләр дә бик теләп кушылып жырладылар…

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: