Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Татар Тау Илендә шәфкатьлелек турында онытмыйлар

    Декабрь башыннан Халыкара инвалидлар көне уңаеннан традицион Инвалидлар декадасы уздырыла. Декада кысаларында Татар Тау Илендә игътибарны инвалидлар проблемасына җәлеп итү белән бәйле чаралар оештырыла.

    Һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм, җылы мөнәсәбәт, игътибар бирергә тырыша. Авыл җирлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне игътибарсыз калдырмый. Мәктәп, китапханә, мәдәният йортында төрле чаралар үткәрелде. Инвалидлар игътибарына тәкъдим иткән концерт номерлары, шашка ярышы күңелләренә җылылык, тормышларына ямь өстәде. Динә Камалиева үзенең осталыгын район мәдәният бүлегендә оештырылган чарада күрсәтте һәм истәлекле бүләк, дипломга ия булды.

    Адәм баласы һәрчак нидер җитми, ашыга, тормыштан зарлана. Янәшәдә генә ярдәмгә мохтаҗларның моң-зарларын ишетми. Язмыш кимсеткән бу кешеләрнең яшәүләре зур батырлык. Аларны җылы караштан, җылы сүздән мәхрүм итмик. Сәламәтлекнең кадерен белеп, түземле, шәфкатьле булырга өйрәник.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: