Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Рубрики Газеты на татарском

“Минем булачак һөнәрем - пешекче”

"Шатлык" приютында "Минем булачак һөнәрем - пешекче" дигән темага дәрес булып узды. Балалар әлеге "тәмле" һөнәр белән танышып кына калмадылар, шулай ук пешекчеләрне ни өчен "тылсымчы" дип йөртүләрен дә белделәр. Чөнки ул иң гади ашамлыклардан да чын могҗиза ясап, кешеләргә бәхет өләшә. Пешекче турында "Нигә укучы кайтты" дигән мәсәл тыңладылар,...

"Шатлык" приютында "Минем булачак һөнәрем - пешекче" дигән темага дәрес булып узды. Балалар әлеге "тәмле" һөнәр белән танышып кына калмадылар, шулай ук пешекчеләрне ни өчен "тылсымчы" дип йөртүләрен дә белделәр. Чөнки ул иң гади ашамлыклардан да чын могҗиза ясап, кешеләргә бәхет өләшә. Пешекче турында "Нигә укучы кайтты" дигән мәсәл тыңладылар, уеннар уйнадылар. Пешекче урынында булып, бергә пешерү серләренә төшенделәр.
Практик дәрестә каймак белән җәйге салат әзерләделәр. Әзер салатны пешекче дә татып карады. Шулай ук социаль педагог Закалова О.Ю. балаларны Казандагы пешекче һөнәренә әзерләүче уку йортлары белән дә таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса