Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Безнең район сәламәтлек саклау буенча Татарстанда иң яхшылар өчлегендә

Республика медицина учреждениеләре рейтингында без Казан һәм Саба районы белән 1-3 урыннарны бүлешәбез.

Питрәчтә медсовет утырышы узды, анда традиция буенча узган елга йомгак ясадылар.

 «Питрәч район үзәк хастаханәсе» баш табибы Ренат Уткельбаев, беренче чиратта, медикларга ковид-19га каршы көрәштә чыдамлык һәм югары профессионализм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде һәм безнең район Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып югалту кичергәнлеген искә төшерде. Ашыгыч ярдәм фельдшеры Дания Фатыйховна чакырулар буенча каты авыручылар янына барып үзе авыру йоктыра һәм эш урынында вафат була.  Хезмәттәшләре аны  бер минут тынлык белән искә алдылар…
Аннан соң баш табиб бу катлаулы чорда медицина хезмәткәрләре ирешкән нәтиҗәләр турында сөйләде. Бездә туучылар саны Татарстанда иң югары һәм үлүчеләр саны иң түбән. 3 ел эчендә халыкның иң куркыныч авырулардан – кан әйләнеше системаларыннан, яман шештән, ашкайнату органнары авыруларыннан  үлүчеләр саны кимүгә ирешелгән. Уртача гомер озынлыгының артуы күзәтелә. Ул 73 ел тәшкил итә.
Хастаханәнең автопаркы яңартылды, дәвалау учреждениеләре медицина җиһазлары һәм аппаратурасы белән җиһазландырылды. Пациентларга уңайлы булсын өчен табибларга электрон язылу булдырылган, эшкә яраксызлык кәгазьләренең электрон күчермәсе белән  тәэмин ителгән.
Шуңа да карамастан, халыкта район үзәк хастаханәсе күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфаты буенча сораулар бар. Халыкны  чиратны озак  көтү, регистратура, шәфкать туташларының һәм табибларның тиешле мөнәсәбәт күрсәтмәве борчый. Нигездә, бу шикаятьләр  «Царево утары» һәм «Светлый» торак-коммуналь хуҗалыкларында яшәүчеләрдән килә.

Без бу кисәтүләрне коллективта тикшерәбез һәм башкарма комитет белән берлектә җитешсезлекләрне бетерү буенча карарлар кабул итәбез, - дип билгеләп үтте Ренат Уткельбаев.

Аның сүзләренә караганда, халыкның актив үсеше аркасында медиклар җитмәү күзәтелә. Хәзер 72 табиб һәм 188 урта медицина хезмәткәре эшли. Шуңа бәйле рәвештә өстәмә ставкалар бүлеп бирелде.
2021 елда Питрәч авылында поликлиника бинасын һәм Шәле авылында амбулаторияне капиталь ремонтлау планлаштырыла. Карповка авылында модульле ФАП һәм «Царево»да гомуми практика табибы офисы төзелеше башланачак. Көек авылында амбулатор-поликлиника учреждениесе төзү мәсьәләсе ачык кала. Ренат Илгизович медучреждение төзелешендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашевтан ярдәм сорады. Ул медсовет утырышында катнашты.

Балалар поликлиникасы һәм хатын-кызлар консультациясе бинасына быел капиталь ремонт ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса