Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районы башлыгы вакцинация темпын тәнкыйтьләде

Районда бер атна эчендә 133 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.

Питрәч районында гриппка һәм коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Ковидка каршы вакцинация темпын аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Илһам Кашапов тәнкыйтьләде.

Вазгыять бик киеренке, ул сезонлы авырулар аркасында катлаулана. Безнең район атна саен тәнкыйтькә эләгә, кешеләр вакцина ясатмый. Коронавирус белән авыручылар бик күп, стационарлар тулган. Шуңа да карамастан, бу халыкны куркытмый!», — диде район җитәкчесе.

Тулаем алганда, бер атна эчендә 133 кеше ковидка каршы прививка ясаткан. Барлыгы исә 8 894 кеше вакцинация узган. «Бу планның 29 проценты», — диделәр матбугат хезмәтендә.  

Шулай ук планеркада авыл хуҗалыгы оешмалары һәм КФХлар да катнашты. Илһам Кашапов коллективларда аңлату эшләре алып барырга һәм Питрәч район хастаханәсе табиб-эпидемиологы белән очрашулар уздырырга йөкләмә бирде.

Районда авыручылар күп. Көн саен коронавирусның лаборатория шартларында расланган очраклары ачыкланып тора. Мөгаен, Казанга якын булу һәм маятник миграциясе, ягъни халыкның башкалага эшкә барып-кайтып йөрүе дә тәэсир итә торгандыр», — дип белдерде чыганак.

Бүген районда фельдшер-акушерлык пунктларында, табиблык амбулаторияләрендә, шулай ук яшәү урыны буенча район үзәк хастаханәсендә прививка ясатырга була.

 

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X