Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Районга яшь табиблар кайта

Безнең илдә табибка күренергә баруны күпләр өнәп бетерми.Табибларыбызның начар булуыннан түгел, ә зур чиратлар, медицина учреждениесендәге бюрократик киртәләр сәбәпче моңа. Сәламәтлеген тикшереп кенә карарга теләгән кеше дә хастага әйләнеп чыгып китәргә мөмкин биредән. Әлбәттә, моңа табиблар гаепле түгел. Сәбәп - кадрлар җитмәүдә. Шәһәр хастаханәләрендә бер табибка мең кеше туры килсә,...

Безнең район хастаханәсендә дә хәлләр мактанырлык түгел. Табиб кабинетлары янында һәрвакыт озын чиратлар. Бигрәк тә атнаның беренче көннәрендә табибка эләгү мөмкин түгел. Хастаханә җитәкчелеге моны белгечләр җитмәү белән аңлата. Шуңа күрә авыл поликлиникаларында эшләүче табибларның эше шәһәрдәгеләрнекеннән дә күп. Дәүләт программасы нәкъ менә авыл җирендә эшләүче табибларның проблемасын чишүгә юнәлтелгән.
Район үзәк хастаханәсенең яшь белгече, гомумпрактика табибы Ринат Муликов безнең районга яшь табибларны хуплау республика программасы буенча килгән. Ул әлеге хәбәрне массакүләм мәгълүмат чараларыннан күреп ала һәм үз язмышын сынап карарга була. Шулай итеп гаиләсе белән безнең районга күченеп килә. "Республика вәгъдә иткән акчаларга торак мәсьәләсен хәл итәргә җыенабыз. Әгәр ошап китсә, бу якларда яшәп тә калырбыз әле",- ди Ринат.
Икенче яшь белгеч Александра Никишина да әлеге программа турында газетадан укып белгән. Хәзер ул безнең район хастаханәсендә үзенең яраткан эше белән шөгыльләнә. Һөнәре буенча Александра педиатр, узган ел медицина университетын тәмамлаган. Безнең районны ул килүгә үк ошата. Башкаладагы ыгы-зыгылы тормыштан соң, Питрәч аның өчен җирдәге оҗмах булып тоела. "Шәһәрдә торак мәсьәләсен хәл итү бик авыр. Әлеге программа белән без бу мәсьәләне хәл итә алырбыз дип уйлыйм. Ошаса, әлбәттә, Питрәчтә калачакбыз",- ди ул.
Кадрлар мәсьәләсе турындагы сорауга район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Наталья Ксенофонтова: "Александра Никишина һәм Ринат Муликов кебек белемле кадрлар безгә бик кирәк. Шушы көннәрдә Кощак табиблар сафы тулыланачак. Тик без эшкә теләсә кемне алмыйбыз, бары үзен яхшы яктан күрсәткәннәрне генә кабул итәчәкбез", - ди.
Күптән түгел республика программасына үзгәрешләр кертелде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, бер миллион сумнан тыш, торак шартлары өчен дә 100 мең сум өстәмә акча бирү турында карар чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X