Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Сәламәтлектән дә кадерле нәрсә юк

Россиядә халык сәламәтлеге белән бәйле проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән хөкүмәт программасы эшләп килә. Хәбәрчебез Питрәч район үзәге поликлиникасы мөдире Мария ИВАНОВА белән шул турыда әңгәмә корды.

- Мария Федоровна, диспансеризациянең төп максаты нинди?
- Иң элек, бу инфекцион булмаган хроник авыруларны ачыклау. Әлеге авырулар халыкның инвалид калуының һәм вакытыннан алда үлүенең төп сәбәпчесе булып тора. Боларга кан әйләнеше системасы авырулары керә. Бу, беренче чиратта, йөрәк авыртулары, яман шешләр, шикәр диабеты, үпкәләрдә хроник авыртулар, глаукома һәм аларның артып китү ихтималы факторлары. Диспансеризация поликлиникага участок терапевтына мөрәҗәгать иткән һәр гражданга бушлай медицина тикшерүе үтү мөмкинлеге бирә.
- Диспансеризация күп вакыт аламы?
- Олылар өчен диспансеризация 2 этапта үтә. Беренче этапта авыруларның таралу куркынычын ачыклау өчен анкета тутырыла (антропометрия, артериаль кан басымын үлчәү, клиник кан анализы, сидек анализы, канда холестерин һәм глюкоза микъдарын (шикәр) тикшерү, канда простатспецифик антиген дәрәҗәсе (50 яшьлек ир-атлар өчен), хатын-кызлар өчен гинеколог тикшерүе, флюорография тикшерүе, корсак органнарына УЗИ (39 яшьтә һәм олыракларга 6 елга бер тапкыр), күзнең кан басымын үлчәү (глаукоманы ачыклау максатыннан, 39 яшьлек һәм олыраклар өчен үткәрелә), неврологның профилактик тикшерүе (51 яшьлек һәм олыраклар өчен 6 елга бер тапкыр үткәрелә).
Барлык тикшерүләр нәтиҗәләренә карап, табиб-терапевт сәламәтлек торышын билгели, профилактик консультация үткәрә.
- Авыру ачыкланса яки шик туган очракта, нишләргә?
- Авыру тикшерүне үтеп бетү һәм дәвалану өчен юллама ала, ягъни диспансеризациянең икенче этабы башлана. Авырулар район үзәк хастаханәсенә, республика клиник хастаханәсе һәм башка республика дәвалау учреждениеләренә җибәрелә.
- Мәгълүм булганча, быел диспансеризацияне билгеле бер елда туганнар үтәргә тиеш?
- Быел ОМС полислары булган (әлеге документ бирелгән районга бәйсез рәвештә)1990, 1993, 1987, 1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927, 1924, 1918, 1915 елгы гражданнар диспансеризация үтәргә тиеш. Медицина тикшерүен үзегез беркетелгән учреждениедә дә үтәргә мөмкин.
Сүземне йомгаклап шуны әйтер идем, әлеге чара гражданнар мәнфәгатен кайгыртып үткәрелә. Үз сәламәтлегегезгә игътибарлырак булыгыз һәм мөмкинлектән файдаланып калыгыз.


Бүгенгә быел диспансеризация үткән гражданнар 57 процент тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса