Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Табиб күздә катаракта килеп чыгу сәбәпләрен аңлатты

Дөньядагы барлык сукырларның яртысына якыны — катаракталы пациентлар.

Республика офтальмология клиник хастаханәсенең түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире Илсөяр Сабирова күздә катаракта килеп чыгу сәбәпләрен аңлатты.

Катаракта — кайтма яки элекке хәленә кайта алырлык сукырлык, күз ясмыгының табигый тоныклануы. Ул кешеләр картаюы белән бәйле, яшьләрдә дә очрый», — диде Илсөяр Сабирова.

Хәзерге вакытта дөньяда 37 млн га якын сукыр кеше исәпләнә, шуларның 47 проценты — катаракталы пациентлар. «Катарактага организмның картаюы, авыруның нәселдән күчүе, травмалар, контузияләр, үтәли имгәнүләр, яраланулар, күз алмасының алгы, арткы кисеме ялкынсынуы, глаукома, диабетик ретинопатия, шикәр чире сәбәп булып тора. Экологик фактор да аз роль уйнамый — кояш нурлары тискәре йогынты ясый», — диде офтальмохирург.

Ул катаракта белән авыручылар арасында шикәр чиреннән интегүчеләр дә күп булуын искәртте. «Яшьрәк кешеләр арасында да күзәтелә, аларда катаракта акрынлап үсеш ала. Иммун, эндокрин тайпылышлары булган пациентларда да бар», — дип белдерде табиб.

Тикшерүчеләр 2050 елга сукырлар саны 61 млн га җитәр дип фаразлый. Күрү сәләте бозылган кешеләр 474 млн га, пресбиопия диагнозы белән кешеләр 866 млн га җитәр дип исәпләнелә. Хәзерге вакытта дөньяда сукырлар саны һәр биш секунд саен артып тора, һәр минутка бер бала сукырая. 

Офтальмолог күзләрне даими тикшерергә, чирне башлангыч стадиядә ачыклап дәвалау кирәклеген искәртә.


ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X