“Чын спортчы булырга хыялланам”
Безнең күп кенә спортчыларыбыз район ярышларында яхшы нәтиҗәләргә ирешеп кенә калмый, республика һәм Бөтенроссия спорт чараларында да призлы урыннар яулый. Бигрәк тә Питрәчнең өметле яшүсмерләренең уңышларга ирешүләре куандыра.
Рөстәм Мостафин Ленино-Кокушкино мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы, аңа бары унике яшь. Ул яшь булуына да карамастан, Татарстан авыл районнары арасында спартакиада чемпионы, чаңгы ярышлары буенча ике тапкыр республика призеры.
Рөстәм чаңгы спорты белән өч ел элек кенә шөгыльләнә башлаган. Аны тренер Алексей Чукуров күреп ала һәм аңа чаңгыда йөрү белән шөгыльләнергә киңәш итә.
- Миңа бу спорт төре тизлеге белән бик ошады, әле тагын аның белән шөгыльләнү өчен чыдамлык кирәк, - ди яшь спортчы. - Беренче тренировкалардан соң чаңгы спорты белән шөгыльләнәчәкмен дигән ныклы карарга килдем. Мәктәптә үткән ярышларда яшьтәшләрем арасында бер километр арада беренче урын яуладым. Шул ук елны район ярышларында икенче урын алдым. Миңа бу ярышларда катнашу, җиңүгә омтылыш бик ошады. Әле тагын кышкы саф һавада чаңгы юлы буенча үтү үзе бер рәхәт.
Татарстан беренчелегендә ике километр арага ирекле йөрү буенча ярышлар яхшы хәтердә калды. Анда мин ярышта җиңүчедән 0,44 секундка гына калыштым. Аннан соң классик йөреш буенча өч километр арада өченче призер булдым.
Казан марафонында биш километр арада бишенче урын алуым бераз күңелне төшерде. Анда мин дистанциянең яртысыннан күбрәгендә алдан бардым. Әмма чаңгыларым сынатты.
Без дусларым белән ел буе шөгыльләнәбез. Күптән түгел без "Акчарлак" балалар сәламәтләндерү лагерендә ял иттек, анда да көнгә ике тапкыр интенсив рәвештә күнекмәләр ясыйбыз. Йөгердек, чаңгы-роллерлар белән шөгыльләндек һәм тренерыбыз Алексей Чукуров җитәкчелегендә махсус күнекмәләр ясадык.
Миңа әле тагын биатлон да ошый, атучы чаңгычы булырга хыялланам. Телевизордан бер ярышларын да карамыйча калдырмыйм, минем кумирлар - Антон Шипулин, Уле-Эйнар Бьердален, Мартен Фуркад, чаңгычылар Александр Легков, Никита Крюков һәм Сергей Устюгов.
Рөстәм дуслары Илзат Рәхимов, Рифат Гайнуллин, Алена Архипова һәм Руслан Гарифуллин белән бергә шөгыльләнә. Алар шулай ук чаңгы ярышы буенча район җыелма командасы әгъзалары булып санала. Чаңгыдан тыш, яшь спортчыга футбол, баскетбол уйнау ошый.
Рөстәм шулай ук үзешчән сәнгатьтә катнаша, "Акчарлак"та икенче отряд командиры һәм "Винегрет" стенгазетасы редакторы булды.
Бу җәйдә ул "Артек" балалар лагерендә ял итте, аны юллама белән район спорт тормышында актив катнашканы һәм республика ярышларында призлы урыннар яулаганы өчен балалар-яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе бүләкләгән.
- Безнең чаңгычыларның күптәннән инде республикада призлы урыннар яулаганы булмады, - ди Алексей Чукуров, - менә хәзер чаңгы спортын яратучы һәм аның белән бик теләп шөгыльләнүче яшьләр бар. Әгәр дә алар алга таба да шулай җитди шөгыльләнсәләр, тиздән без Питрәч чаңгычыларын Бөтенроссия ярышларында да күрербез.
"Ак Барс" кошчылык комплексы" ҖЧҖ , "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖнә район спортына булышлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәсе килә. Алар безгә чаңгы трассаларын әзерләргә булышалар һәм ярышларда катнашуда финанс ярдәме күрсәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа