Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чын рыцарьлар бүген дә бар

Рыцарьлар турында сүз барганда безнең күз алдына әкияти замоклар, урта гасыр аренасы, тимер киемле баһадирлар, сөйкемле хатын-кызлар, кылычлар белән сугыш килә.

Рыцарьлар сугышы - әкияти күренеш, аның турында һәркемнең диярлек кечкенә чакта китаплардан укыганы булгандыр. Сез беләсезме, бүгенге көндә дә данлы сугышчылар яши һәм алар җиңүләр тарихын язуларын дәвам итә. Бүген хәтта сугышчылар арасында кызларның да булуы сезне гаҗәпләндермәсен. Шушы көннәрдә заманча кылыч көрәше буенча Россия чемпионаты тәмамланды, аннан питрәчлеләр алтын һәм көмеш медаль белән кайттылар.

Заманча кылыч көрәше йомшак корал белән һәм кул сугышы өчен махсус йомшак саклагычта уза. Бу яңа спорт төрендә 4 яшьтән алып балалар, яшүсмерләр һәм хәтта олы ир-атлар, хатын-кызлар катнаша ала.
Ярышлар барган ике көн катнашучылар өчен көчләрен һәм ихтыярларын сынау булды, чөнки төрле яшь төркемнәрендә көрәшергә бөтен Россиядән бик күп җитди командалар килгән иде.
Заманча кылыч көрәше буенча Россия чемпионатында 8 федераль округ, 68 шәһәр командалары катнашкан, барлыгы 450 сугышчы җыелган. Өч көн дәвамында спортчылар төрле номинацияләрдә үз осталыкларын күрсәткән. Питрәч районын тренер Александр Буздалов һәм аның тәрбияләнүчеләре, беренче һәм икенче мәктәп укучылары: Антон Глинушкин, Анастасия Гаврилова, Илья Вавилов, Әмир Шомирзоев һәм Ксения Фадеева тәкъдим итте.
Идел буе округы ярышларында җиңгәннән соң, Россия чемпионатына юлламалар алгач, безнең команда ике ай дәвамында ныклап әзерләнде. Тренировкалар спортта камилләшү клубында атнага биш көн, көнгә сәгать ярым барды. Безнең малайлар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, әмма тәҗрибәлерәк көндәшләренә каршы тора алмадылар. Кызлар исә киресенчә. Анастасия Гаврилова узган ярышларда аннан өстен чыккан көндәшен җиңә алды, ә Ксения Фадеева фехтование буенча югары техник һәм физик осталыкларын күрсәтте һәм 10-11 яшьлекләр арасында триатлон номинациясендә көмеш призер булды.
- Бу җиңүгә, нигездә, малайлар белән көрәштә тәҗрибәм булу һәм физик яктан әзер булуым аркасында ирештем. Өч кызның икесен җиңүе авыр булмады, ә менә беренче урынны алган кызны җиңеп булмады, чөнки ул күпкә тәҗрибәлерәк һәм миңа караганда озаграк шөгыльләнә. Аның каравы, без дуслаштык һәм тәҗрибә уртаклаша алдык. Әлбәттә, тиз җыену техникасы зур роль уйнады. Тренер өйрәткәнчә, тиз арада профессиональ эш йөртергә кирәк, - диде Ксения.
Заманча кылыч көрәше күбрәк малайлар арсында популяр булса да, аңа бу спорт төре белән шөгыльләнү бик ошый. Балачакта Ксения космонавт булырга хыялланган. Шуңа күрә җитезлек, хәрәкәт таләп ителә торган спорт юнәлешләре аңа, мәсәлән, курчак уйнап утыруга караганда күпкә якынрак булган. Бу спорт төре әле куркынычсыз да, соңгы елларда бер генә җәрәхәт алу очрагы да теркәлмәгән.
Тренер Александр Буздалов та ярышларда катнашты һәм шәхси беренчелектә “MSF Hard” тулы контактлы номинациясендә I урынны яулады. Үз номинациясендә көмеш медаль яулаган Ксения Фадеева белән бергә алар Россия җыелма командасы составында Дөнья чемпионатында Россия данын яклау хокукына лаек булдылар.
Шулай ук Мәскәүгә сәфәр барышында Питрәч командасы Кызыл мәйданда, дәүләт тарихи музеенда да булганнар.
- Иң кызыгы шунда, заманча кылыч көрәшенә килгәч, малайлар һәм кызлар илнең, туган якның тарихын өйрәнә башлыйлар, алар намус, җаваплылык һәм патриотизмның югары идеалларының изге принципларына өйрәнәләр, - дип билгеләп үтте команда тренеры Александр Буздалов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше