Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иң яхшыларның спорт мәйданчыгы булачак

2016 елда Питрәч һәм Богородск авылларында яңа спорт мәйданчыклары төзеләчәк. 2017 елга заявка төзегәндә авыл җирлекләре арасында спорттагы уңышлар буенча рейтинг нәтиҗәләре исәпкә алыначак. Кемнең җиңүләре, уңышлары күбрәк, шулар яңа спорт мәйдапнчыклы булачак.

Бу турыда өченче чакырылыш район Советының алтынчы утырышында

район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек башлыгы Виктор Курмышев чыгышында искәртелде. Район Советы депутаты Илшат Әхмәтҗанов чыгышында да бу темага туктап үттеләр. Ул Шәле авылы мәдәният йорты каршында спорт мәйданчыгы булуга да карамастан, заманча спорт мәйданчыгына ихтыяҗ булуын билгеләп үтте. Беренчедән, монда яшьләр күп, икенчедән, Шәле командасы төрле спорт төрләре буенча күп кенә район ярышларында катнашучы һәм призер булып тора. Шулай итеп, авыл җирлекләренә спорт белән тагын да активрак шөгыльләнергә һәм ярышларда күбрәк призлы урыннар яуларга кирәк булачак. Шул чакта торак пункт спорт мәйданчыклары төзелеше буенча программага кертеләчәк.

Виктор Курмышев үз докладында 2014-2015 елларда Питрәч районында район максатчан программасы эшләвен билгеләп үтте, аның төп бурычы - питрәчлеләрне спорт һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруга җәлеп итү. Моның өчен һәр елны яңа спорт һәм уен мәйданчыклары төзелә, төрле секцияләр эшли, ярышлар үткәрелә. Питрәч районы командасы республика һәм халыкара ярышларда призлы урыннар ала. Район үзәгендә генә түгел, ә районның ерак авылларында да спорт секцияләрендә шөгыльләнү мөмкинлекләре бар. Барлык авыл җирлекләрендә диярлек спорт заллары, хоккей тартмачыклары эшли.

- Без ГТО нормаларын тапшыруга актив кушылабыз, - дип билгеләп үтте Виктор Федорович үз чыгышында. Киләчәктә районның барлык кешесе дә ГТО нормаларын тапшыруга җәлеп ителәчәк, бу, иң элек, питрәчлеләрнең сәламәтлеген яхшырту һәм гомерен озынайтуга юнәлдерелгән эш.

Шулай да башкарасы эшләр күп әле. Мисал өчен, максатчан программа кысаларында 2015 елга район халкының спорт һәм физик культура белән даими шөгыльләнүчеләр саны 38 процент тәшкил итәргә тиеш иде. Кызганыч, әлеге максатка ирешелмәде, күрсәткеч 34,7 процент тәшкил итте.

Шулай ук депутатлар утырыш барышында муниципаль хезмәт һәм үзара бәхәсләрне туктату һәм көйләү турында нигезләмәләр буенча карарлар кабул итте. Дәүләт хезмәткәре вазифасын башкаручы затлар үзара бәхәсләр тудыручы шәхси мәнфәгатьләр турында белдерү рәвешендә хәбәр итәргә тиеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса