Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Пенсионерларның да футбол уйныйсы килә

    Званка авылы пенсионерлары футбол уйнарга тели. Бу турыда авылда яшәүче Анатолий Александров хәбәр итте. Моңа нәрсә комачаулый соң, бу турыда безнең материалдан белә аласыз.

    Редакциягә укучылардан хатлар еш килә, дөрес, хәзер күбрәк электрон рәвештә. Күп хатлар безгә иҗат итү өчен тема бирә, кайберләрен чаралар күрү өчен төрле инстанцияләргә җибәрәбез, ә кайбер сорауларга үзебез җавап эзлибез. Үзегезне борчыган, яки сөендергән хәлләр турында безгә языгыз. Без мондый диалогка һәрвакыт шат кына.
    "Билгеле булганча, безнең район хакимиятендә спорт комитет бетерелде, шуңа күрә мин сезгә мөрәҗәгать итәм. Бәлки газета аша безне район җитәкчелеге ишетер. Званкада футбол командасы бар. Аңа олылар да, мәктәп укучылары да керә. Без Биектау, Константиновка, Кощак, Царево һәм хәтта Казан футбол командалары белән элемтәдә торабыз. Очрашулар турында үзебез килешәбез, үз транспортыбызда уеннарга барабыз. Ат заводы территориясендә урнашкан футбол кырында, кайвакыт Кощак мәктәбе стадионында уйный. Әйтергә кирәк, стадион анда начар халәттә. Узган җәйдә андагы үләнне үзебез чаптык, тамгалар ясадык. Авыл советына һәм мәктәпкә үлән чабуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттем, тик миңа акча юк, дип җавап бирделәр. Сезнең газетадан мин еш кына районда футбол турнирлары үткәрелүен беләм. Әмма без бит бу хакта белмибез. Аларда бик теләп катнашыр идек. Узган елның октябрендә мин Биектау спорт комплексында Биектау районы ветераннары командалары арасында футбол ярышында булдым. Ул ел саен октябрь аенда үткәрелә. Быел аларда хуҗалыклар һәм торак пунктлар арасында футбол буенча район кубогы уйнатуны һәм район беренчелеге үткәрүне яңадан башлау мәсьәләсе тора. Мин безнең команданы бу турнирга кертүләрен сорадым. Әмма бу күрше районда. Ни өчен мондый турнирны безнең районда да оештырмаска? Званка, Кощак, Царево, Константиновка командалары мондый турнирда катнашырга әзер. Авыллар һәм поселоклар арасында футбол беренчелегенә карата кызыксыну зур булыр дип уйлыйм. Моны кем оештыра ала?"- дип яза Званка авылында яшәүче пенсионер Анатолий Александров.

    Хөрмәтле Анатолий Иванович, без сезнең барлык сорауларыгызга да җавап табарга тырыштык. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге бетерелмәде. 2018 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ике мөстәкыйль структурага бүленде, райондагы бүлек тә шундый ук үзгәрешләр кичерде. Хәзер безнең районда барлык спорт мәсьәләләре белән шөгыльләнүче бүлек башлыгы итеп Геннадий Дронов билгеләнде.

    - Пенсионерларның да футбол уйнарга теләве, актив яшәү рәвеше алып барырга омтылулары безне сөендерә. Безнең районда футбол лигасы бар, җәен дә, кышын да авыл яшьләре арасында беренчелек үткәрелә, анда хәзер 14 команда катнаша. Иске Шигали, Ленино-Кокушкино, Шәле авылларында көчле командалар бар, Татар Тау Илендә – ике команда, әлбәттә, район үзәгендә берничә команда.
    Питрәч комплекслы мәктәбендә секцияләрдә 100дән артык бала футбол белән шөгыльләнә, алар даими рәвештә төрле турнирларга чыга. Безнең спорт залы буш тормый, елына ике тапкыр мәктәп укучылары арасында футбол буенча турнир уздырабыз, бу атнада коррекцион мәктәпләр арасында республика турниры булды. Район беренчелегеннән тыш, район кубогына ярышлар үткәрәбез, 9 Майга, Республика көненә багышланган күп кенә бер көнлек турнирлар бар.

    Сез хаклы, олылар арасында футбол беренчелегенә кызыксыну зур. Узган ел сентябрь аенда бездә районның авыл җирлекләре арасында футбол буенча чемпионат үткәрелде, Кощак һәм Царево командалары да анда катнашты. Турнир быел да узачак.
    Кощак мәктәбе стадионына килгәндә, мәктәп аны уку чорында гына куллана. Без быел җәй, һичшиксез, андагы үләнне чабачакбыз. Шулай ук шатлыклы хәбәр белән уртаклашасым килә, быел Званка авылында без яңа спорт мәйданчыгы төзергә планлаштырабыз. Ул яңа күп функцияле үзәк янында булачак. Хөрмәтле Анатолий Иванович, без сезнең белән хезмәттәшлек итәргә шат булачакбыз. Футбол турындагы яңалыкларны Вконтакте социаль челтәрендә “Мини-футбол. Пестречинская лига” төркемендә күзәтергә мөмкин.
    Районның спорт тормышында булган вакыйгалар турында сез һәрвакыт район газетасыннан, pestrecy-rt.ru сайтыннан яки безнең социаль челтәрләрдән укый аласыз.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: