Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч хоккейчылары 2 нче урында

Дүрт көн дәвамында - 20 февральдән 23 февральгә кадәр - "Питрәч-Арена" боз сараенда 2006 елгы яшүсмерләр арасында ачык хоккей турниры үтте.

Турнир Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.

Бозга барлыгы 7 команда чыкты: "Ягуар" (Кукмара), "Кристалл" (Саратов өлкәсе, Балаково), "Ак барс" (Казан), "Нефтехимик" (Түбән Кама), "Оренбуржье" (Оренбург), "Спартак" (Чабаксар), "Пестрецы" (Питрәч).

Безнең команда бик яхшы чыгыш ясады. "Ягуар" командасын - 3:2, "Кристалл"ны - 4:2, "Оренбуржье"ны - 4:3, "Спартак"ны 5:1 исәбе белән җиңде. "Ак барс" белән йомгаклау матчында исәп - 4:3. Безнекеләр "Нефтехимик"ка оттырды һәм 2 нче урын яулады (тренер Виктор Сорокин), 3 нче урында - "Ягуар".

Фаяз Гыймадиев иң яхшы сакчы дип табылды, Тимур Мирзахмәтов үз капкаларын бик яхшы саклады, Данил Воркунов һәм Никита Кузьмин үзләрен чын снайпер итеп күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса