Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч хоккейчылары өченче урынга чыкты

ЕХЛ беренче дивизионында чираттагы тур уеннары узды.

«Пестрецы» ир-атлар командасы Байлар Сабасында җирле «Тимерхан» командасы белән уйнады һәм киеренке көрәштә 4:3 исәбе белән җиңүгә иреште.

Безнең командада алкаларны Әскәр Курашов (2 алка), Егор Маташков һәм Константин Игнатьев кертте. Бу җиңүдән соң питрәчлеләр турнир таблицасында өченче урынга чыкты, безнең команданың хәзер 10 очкосы бар. МНКТ алда бара - 14 очко, икенче урында ТХФП – 12 очко.

Туймазыда (Башкортстан) «Пестрецы-2006» командасы Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында ике уен үткәрде. Безнең хоккейчылар беренче уенда буллитлар буенча 2:3 исәбенә оттырды, ә икенчесендә - 6:3 исәбе белән җиңде.

ТР Хоккей федерациясе призына үткәрелгән турнирда «Пестрецы-2007» командасы ярымфиналда Бөгелмә командасына 1:2 исәбе белән оттырды.

«Пестрецы-2013» командасы 2013 елгы малайлар арасында үткәрелгән ТР фестивалендә катнашты, анда 10 команда катнашты. Яшь питрәчлеләр үз төркемнәрендә Арчадан килгән яшьтәшләрен – 9:0, Биектаудан - 4:0, Кукмара 7:2 һәм Яшел Үзәннән 3:2 (буллитлар буенча) исәбе белән отты.

Финалда Егор Маташков тәрбияләнүчеләре икенче төркем лидеры - Казанның «Ак барс-2» командасын 3:2 исәбенә (буллитлар буенча) җиңде һәм турнир җиңүчеләре булды.

Авыл яшьләре арасында икенче тур уеннары узды. Уеннар түбәндәгечә тәмамланды: «Пестрецы-2» - «Шали» - 6:2, «Конь» - «Пановка»  – 5:1 һәм «Соболь» (Питрәч) - «Пимери» - 9:5.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса