Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч районында шашка һәм шахмат буенча турнирлар башланды

Районда бу атнада барлык балалар бакчаларында да шашка, мәктәпләрдә шахмат ярышлары старт алды.

27 мартта “Мишә” спорткомплексында район ярышлары узачак, анда әтиләр советы әгъзалары катнашачак.
Турнир күп еллар дәвамында Питрәч 1 нче мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшләгән, дәрестән тыш вакытта балаларны шахмат уйнарга өйрәткән Кадыйров Артур Ганиевич истәлегенә багышланган.
Соңгы ике елда районда шахмат һәм шашка белем бирү процессына актив җәлеп ителде.

Шахматның балалар үсешенә уңай йогынты ясавы күптән билгеле. Бу спорт төре балада киң караш тәрбияли, логик эш йөртергә өйрәтә, хәтер һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерә, - дип билгеләп үтә мәгариф бүлеге җитәкчесе Марина Харитонова.

Балалар бакчаларында 6-7 яшьтән шашка уйнау серләрен үзләштерәләр.

Балалар шашка уйнарга бик яраталар. Бу яшьтә алар мәктәпкә әзерләнә башлыйлар, ә бу дәресләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кирәкле мәгълүматны тизрәк үзләштерергә ярдәм итә, - дип сөйли “Бәләкәч” балалар бакчасы мөдире Елена Миронова.

Мәктәпләрдә дә шахмат зоналары булдырылган. “Үсеш ноктасы” республика программасы кысаларында мондый уңайлы почмаклар Питрәчнең 1 нче мәктәбендә, шулай ук Ленино-Кокушкино, Колай, Шәле, Кощак мәктәпләрендә барлыкка килде. Ә шушы көннәрдә Питрәчнең 2 нче мәктәбендә дә ачылды. Беренче катта иркен холл әлеге спорт төрен яратучылар өчен җиһазландырылган. Хәзер укучылар өчен тәнәфесләр файдалы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше

2
X