Питрәчтә наратлыкта «Милләтләр кроссы-2021» узачак
18 сентябрьдә стартка меңләгән питрәчле чыгачак.
Традицион көзге кросс быел кабат нарат урманында булачак.
9.00 сәгатьтә катнашучыларны теркәү, 11.00 сәгатьтә тантаналы ачу көтелә. Стартка беренче булып кызлар һәм малайлар (6-8 сыйныфлар) чыгачак, аннан соң югары сыйныф укучылары йөгерәчәк. Аннары хатын-кызлар һәм ир-атлар старт алачак, ярышларны ветераннар, оешма һәм предприятие җитәкчеләре төгәлләячәк.
«Милләтләр кроссы» тәмамлангач, җиңүчеләрне һәм призерларны истәлекле бүләкләр көтә.
Массакүләм йөгерешләр шулай ук районның барлык торак пунктларында да узачак.
Шул ук көнне спортның сигез төре буенча ГТО нормативларын тапшыру буенча Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестивале дә узачак.
Йөгерергә яратучыларны һәм спорт сөючеләрне 18 сентябрьдә наратлыкта ярышларда көтәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа