Алга

Питрәч районы

Рус Тат
Спорт

Питрәчтә велоузышлар узды

Нәтиҗәләрне тәкъдим итәбез

Безнең районда «Акчарлак» балалар лагере базасында Физкультурачылар көненә багышланган велоузышлар узды. Анда 50 дән артык кеше катнашты. Башта стартка балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр чыкты. Алар 200 метр дистанциядә көч сынашты, «Бәләкәч» балалар бакчасыннан Рамазан Абдрахманов җиңүче булды.
Егетләр һәм кызлар, хатын-кызлар һәм ир-атлар 5 километр дистанциягә ярыштылар, «Бригантина» балалар лагере янында старт бирелде, ә велоузышчылар «Акчарлак» янында финишка килеп җиттеләр.


Ярышларда Виктория Никитина (кызлар), Богдан Павлов (егетләр), Галина Тихонова (хатын-кызлар), Иван Муллин (40 яшькә кадәрге ир-атлар), Павел Тихонов (40 яшьтән олырак ир-атлар) һәм Йосыф Җиһаншин (ветераннар) җиңүче булды.
Барлык призерларны истәлекле медальләр һәм грамоталар белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев