Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Бик тә кыйбатлы эчемлек инде

Шәхси хуҗалыкларны тикшереп, контроль сатып алулар вакытында 19 хокук бозу очрагы ачыкланды. Бу кешеләр көмешкә кайнатып, спиртлы эчемлек саткан.

Шулай итеп, штрафлар 53 мең сумга җыелган. Тикшерү вакытында шулай ук куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче продукция ясаган, саклаган 3 факт билгеле булды. Нәтиҗәдә, җинаять эшләре кузгатыла.

Ленино-Кокушкино авылында яшәүче бер хатын-кызга 5 мең сум штраф салына, Иске Шигалидә яшәүчегә - 30 мең. Ә Шихазда авылында торган берәүгә җинаять эше ачыла. Ул хәзерге көндә суд тикшерүендә.

Узган ел да алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр сату кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча җитди эш алып барылган иде. Административ җаваплылыкка 6 кеше җәлеп ителде. Балигъ булмаганга спиртлы эчемлек саткан бер сатучы административ җаваплылыкка тартылды - аңа 30 мең күләмендә штраф салынды.

Этил спирты, алкогольле продукция әйләнеше һәм җитештерү өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозу фактларын ачыклау эше дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса