Чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Илһам Кашапов котлады
Питрәч мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары матур итеп киенәчәк, егетләр галстук тагачак, кызлар ак алъяпкыч бәйләячәк һәм өйләрендә компьютерларын кабызачак. 2020 елда соңгы кыңгырау 29 майда дистанцион форматта узачак. Соңгы кыңгырауның болай үткәне юк иде әле.
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар!
Сезне чын күңелдән уку елы тәмамлану белән котлыйм!
Бүген мәктәп коридорлары һәм актлар заллары буш булачак. Әйтергә кирәк, бу ел гади булмады. Укуның соңгы көннәре дистанцион режимда узды. Әмма бу безне көчлерәк итте.
Быел Питрәч районы мәктәпләрен 74 унберенче һәм 262 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый.
Сезне яңа тормыш этабы башлану белән котлыйм! Хәзер алда яңа юл. Үз-үзегезгә, үз көчегезгә һәм хыялларыгызга ышаныгыз. Дусларыгызны, укытучыларыгызны һәм районыгызны онытмагыз.
Фидакарь хезмәтләре өчен педагогларга аерым рәхмәтемне җиткерәм. Сез белем биреп кенә калмыйсыз. Сез кеше капиталы булдырасыз, димәк, безнең Питрәч районының киләчәген формалаштырасыз.
Хөрмәтле ата-аналар! Сезгә сабырлык, сәламәтлек һәм балаларыгыз өчен шатлык, горурлык хисен кичерүегезне телим!
Кадерле балалар, уй-ниятләрегез чынга ашсын, яңадан-яңа үрләргә ирешегез!
Хәерле юл сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа