Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Хәрәкәтне контрольдә тоту катлаулы, тик мөһим

Беркемгә дә сер түгел, машина йөртүчеләрне юлларда сак йөрергә, барлык кагыйдәләрне дә үтәргә күп очракта, кайдадыр ЮХИДИ хезмәткәрләре сакта торадыр дигән уй этәрә. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәренең төп эше чыннан да юлларда иминлек булдыру, җитешсезлекләрне бетерү. Бүген Россиядә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Әлеге хезмәт ияләренең авыр һәм җаваплы...

Әлеге һөнәр өлкәсендә ун ел эшләү дәверендә нәрсә генә күрергә туры килмәгән аңа. Юлларда машина елдан-ел күбәеп тора. Штраф кагыйдәләрен һаман катлауландырып торуга карамастан, хокук бозучылар кимеми. Мондый киеренке хезмәттә еш кына салкын акыл белән эш итәргә һәм һәрдаим төрле гадәттән тыш хәлләргә әзер булып торырга кирәк. Шуннан башка әлеге һөнәрдә озак торып булмый.

- Төрлесе була, еш кына бик җитди юл фаҗигаләренең шаһите булырга туры килә, әле аларның күбесенең кеше корбаннары белән икәнен искә алсаң, эшебезнең мораль яктан да, физик яктан да авыр булуы аңлашыла. Бигрәк тә төнлә эшләү кыен. Шулай ук исерек машина йөртүчеләр белән эшләүне дә бик җиңел димәс идем. Иң күп мәшәкатьне әнә алар китереп чыгара. Алкоголь - җитди аварияләрнең күпчелегенең сәбәпчесе дә булып тора. Кешеләр алкоголь халәтендә ситуацияне контрольдә тота алмый һәм төрле бәхетсез очракларга юлыга. Алар аркасында никадәр пассажир, җәяүле, башка машина йөртүчеләр зыян күрә.

Раил Исламов полициягә армия сафларыннан соң килә. Ун ел милициядә эшләгән әтисе улына үрнәк була, ул аның юлыннан китә. Бүген Раилгә юлларда тәртип булдыру өчен кайчагында тәүлекләр буе эшләргә туры килә. Яратып эшләгәч, аны хезмәтенең бер авырлыгы да куркытмый.

- Без Раил белән өч ел бергә эшлибез инде, - ди аның хезмәттәше, юл-патруль хезмәте инспекторы Павел Алексеев, - менә дигән хезмәттәш булуы өстенә, ул менә дигән дус та әле. Теләсә нинди катлаулы вакытта да аңа таянырга була.

Район ЮХИДИ башлыгы Мидхәт Әхәтов та Раил турында бары уңай яктан гына искә алды:

- Ул бик җаваплы, башкаручан, хезмәт сөючән егет. Аның уңышлары турында хәтта республикада да беләләр. Бу ел башында ул Татарстан Республикасының иң яхшы юл-патруль хезмәте инспекторы булып танылды.

Ә инспектор үзе, үзегез турында сөйләгез әле, дигән гозеребезгә, газета укучыларга тагын бер кат юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен сорап мөрәҗәгать итсәгез иде, дип җавап кайтарды. Әйе, көн саен юл фаҗигаләре белән очрашып торган инспектор, бер җавапсыз адым бик күп бәхетсезлекләр китерергә мөмкинлеген яхшы аңлый шул.

2015 елның 1 июленнән Россиядә алкоголь халәтендә икенче тапкыр эләккән машина йөртүчеләрне җинаять җаваплылыгы көтә. Моның өчен 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса