Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Җиң сызганып эшкә керештек”

Уңай фаразларга да карамастан, быел яз озакка сузылды. Март шактый җылы булды, ә менә апрель үз көйсезлекләрен күрсәтте. Әмма, бернигә дә карамастан, авыл хуҗалыгы эшләрен вакытында башкарып чыгарга кирәк. Күп кенә хуҗалыкларда күпьеллык үләннәр, уҗым культураларын, туңга сөрелгән җирләрне тырмалыйлар. Шулай ук игенчеләр культураларны өстәмә тукландыралар.

Узган еллардагы кебек үк быел да "Рацин-Шәле" хуҗалыгы хезмәтчәннәре кырга беренчеләрдән булып чыкты.

- Быел, үзегез күрәсез, яз көйсез, - ди хуҗалыкның баш агрономы Фәнис Ибятов. - Шуңа күрә барысын да оператив эшләргә кирәк. Без эшкә тулысынча әзер: техника ремонтланган, механизаторлар һәм башка кадрлар тупланган. 180 гектарда (барлыгы 650 гектар) күпьеллык үләннәрне тырмаларга һәм 340 гектарда өстәмә тукландырырга өлгердек. 200 гектарда уҗым культураларын өстәмә тукландырдык.

Бу көннәрдә механизаторлар Илнур Әхмәтҗанов, Илдар Шәрипов, Наил Мөхәммәтҗанов, Ленар Минабутдинов, Фәрит Нуриев һәм Мансур Морозов яхшы эшләде. Шулай ук слесарьлар, эретеп ябыштыручылар һәм хезмәт күрсәтүче персонал һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Әлбәттә, барысы да һава шартларына бәйле.

Фәрит Нуриев хуҗалыкның иң тәҗрибәле механизаторларының берсе. Аның кебекләргә, бөтен гомерен туган хуҗалыгына, яраткан эшенә багышлаган кеше диләр.

- СПТУ-27нең Шәле филиалын тәмамлаганнан соң, 1977 елда ДТ-75 тракторына утырдым, - дип искә ала Фәрит үзенең беренче эш көннәрен. - Дөрес, аңа кадәр комбайнчы һәм тракторчы ярдәмчесе булып эшләдем. Армиядән соң кабат яраткан эшемә керештем. Урак өстендә бер сезон ярдәмче булып эшләгәннән соң, икенче елны "Нива" СК-5 комбайны штурвалы артына утырдым.

Фәрит беренче көннән үзенең тырыш, эшенә җаваплы булуын күрсәтә. Ул Вахитов исемендәге колхозның тәҗрибәле механизаторлары белән беррәттән призлы урыннар яулый.

- Элек хуҗалыкта чәчүлек мәйданнар күбрәк , комбайннар да хәзерге кебек заманча түгел иде. Шулай да без, барысын да җиренә җиткереп, тырышып эшләдек. Әлбәттә, хәзерге заманча техникада эшләве үзе бер рәхәт, - ди ул.

Фәрит үзенең кулдашы Мансур Морозов белән МТЗ-1221 тракторында уникенче елын эшли. Алар үз хуҗалыкларында язгы кыр эшләре буенча һәр елны беренче урын яулыйлар. Шуңа күрә аларның фоторәсемнәре Сабантуй мактау тактасында эленеп тора, алар һәрвакыт алдынгылар слеты, кыр батырлары арасында.

Быел алар күпьеллык үләннәрне тырмалау белән мәшгуль, бүгенгә алар исәбендә 180 гектар.

Бүгенгә район буенча 650 гектарда (план 10975) күпьеллык үләннәр тырмаланган, 190 гектарда (1970) күпьеллыклар һәм 1380 гектарда уҗым культуралары өстәмә тукландырылган.

"Ак Барс-Питрәч", "Рацин-Шәле", "Соя Колай" һәм "Кощак" АХП хуҗалыкларында язгы кыр эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса