Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашаповның Россия студентлары көне белән котлавы

Кадерле дуслар! Хөрмәтле Питрәч районы студентлары!

Сезне чын күңелдән матур бәйрәм - Россия студентлары көне белән котлыйм!
Сез яшь буынның иң инициативалы өлеше булып торасыз, моның белән һәркем килешә. Хәзерге заман студентларының киләчәккә карашлары ныклы. Сез яшь, акыллы, актив, иҗади яшьләр бик сәләтле. Сезнең энергия, индивидуальлек, стандарт булмаган креатив фикерләвегез заманча җәмгыятькә бик кирәк. Бүген төрле уку йортларында югары һәм урта һөнәри белем алучы яшьләр диплом алганнан соң, квалификацияле белгечләр буларак кече ватаннарына әйләнеп кайтыр, дип чын күңелдән ышанабыз.
Сезгә алдынгы идеяләр һәм ачышлар, хезмәт сөючәнлек һәм якты, кызыклы тормыш телим. Сезнең барлык профессиональ һәм иҗади хыялларыгыз чынга ашсын! Сезнең һәркайсыгыз теләгән карьера үрләренә ирешсен һәм тупланган белемнәрен уңышлы файдалансын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса