Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районы Әлбәден авылында крепость төзиләр

Питрәч районы чираттагы зур фестивальне үткәрергә әзерләнә. Бу юлы – «Әлбәден» хәрби уеннары», ул 21-23 июнь көннәрендә Әлбәден авылында, Брест крепостенең легендар сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның туган җирендә узачак. Фестивальдә төрле мәйданчыклар эшләячәк, фестиваль кунаклары сугыш чоры атмосферасына эләгәчәкләр: окоплар һәм блиндажлар, хәрби техника һәм төрле гаскәрләрнең кирәк-яраклары, концерт программасы, кыр кухнясы эшләячәк һәм тынлы оркестр уйнап торачак. Вакыйгалы фестивальләрне оештыручы Наилә Таҗиева хәбәрчебез Екатерина Зайцевага боларның барысы турында да тулырак сөйләде.

- Бу чыннан да зур вакыйга булачак. Фестиваль кунакларына күп кенә концерт мәйданчыкларында булу, тынлы оркестр чыгышын тыңлау мөмкинлеге биреләчәк, шул ук вакытта теләге булган һәркем фокстрот биергә өйрәнә алачак. Моннан тыш, фестивальдә керәшеннәрнең милли аш-суын татып карарга һәм кыр кухнясы ризыкларыннан авыз итәргә мөмкин булачак. Гавриловның шәхси әйберләре тупланган дөньяда бердәнбер булган бер герой музее да эшләп торачак. Шулай ук фестиваль территориясендә фотозоналар урнаштырылачак, анда һәр кунак Кызыл Армия сугышчысы яки кыр медсанбатында табиб ролендә була алачак, - дип сөйләде безгә Наилә Таҗиева.
Оештыручылар фестивальдә ике сугыш күренешен чагылдырырга ниятли. Беренчесе 1941 елның 22 июнендә гитлерчылар һөҗүм иткән чактагы кебек нәкъ иртәнге сәгать 4кә планлаштырылган. Икенче сугыш күренешен көндез оештырачаклар, анда майор Гаврилов җитәкчелегендә Брест крепостен ничек ничек саклаулары күрсәтеләчәк. Сугыш сценарие геройның шәхси кичерешләре һәм гарнизон халкының язмышы: мәхәббәт, курку, нәфрәт һәм ышану турында сөйләячәк.
Барлык сугыш күренешләрен Татарстан һәм якын төбәкләрдән килгән реконструкторлар күрсәтәчәк. Бу хәрби техникасы, пиротехникалар кулланып, авиация бомбардировкалары катнашында узачак. Шулай ук фестиваль кунакларының реконструкторлар һәм артистлар белән беррәттән “сугыш хәрәкәтендә” катнашу мөмкинлеге булачак. Мондый пландагы интерактив сугышларның тиңнәре юк. Чараның кульминациясе Брест крепосте өчен көрәш булачак. Фестивальгә әлеге крепостьнең бер өлешен торгызырга планлаштыралар.
Моннан тыш, фестиваль шунысы белән кабатланмас булачак, анда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән беррәттән, Гавриловның «тынычлыкны сакларга» дигән өндәмәсенә нигехләнеп безнең хәзерге заман армиясе дә тәкъдим ителәчәк: десантчылар һәм парашютчылар, авиамодельчылар чыгышлары да көтелә. Балалар һәм яшьләр өчен хәрби-тактик уеннар, шулай ук спортның хәрби-гамәли төрләре, минометтан ату буенча күнекмәләр һәм фестиваль кунаклары өчен күп кенә башка күңел ачу чаралары оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: әлбәден