Питрәч районында комбайннарны дәүләт техника күзәтчелеге тикшерәчәк
Район техника күзәтчелеге 2016 елның 26 июленнән 16 августына кадәр "Комбайн" профилактик операциясе уздырачак.
Урып-җыю эшләренең сыйфатын тикшерү өчен, профилактика һәм сакланышны тәэмин итү, техникаларны куркынычсыз рәвештә эксплуатацияләү максаты белән дәүләт техника күзәтчелеге кырларга чыгачак. Район бүлеге башлыгы Валерий Максимов сүзләре буенча, тикшерү барышында, дәүләт техника күзәтчелеге күрше район инспекторлары һәм ТР дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе вәкилләре белән бергә комбайннарны тикшерәчәк. Алар уңыш җыюда катнашкан комбайннарны тормышны, кешеләр сәламәтлеген, милкен саклап калу, тирә-юньне саклау, янгын куркынычсызлыгын үтәү өлкәсендә күзәтәчәк. Аеруча игътибар урып-җыю эшләрен башкарганда теркәлү документларына, рөхсәт ителү талоннарына, таныклыкларга, янгын сүндерү чараларына һәм индивидуаль саклыкка, техника куркынычсызлыгын үтәүгә биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа