Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәчлеләр, әгәр дә аю күрсәгез – кычкырыгыз

Урман кунаклары Питрәч авылларына йөрүләрен дәвам итәләр.

"Кисәтәбез, көрән аю ТР Кызыл китабына кертелгән. Анда кертелгән төрләренә мөнәсәбәттә җитәрлек күләмдә дәлилләр булмаган килеш ату коралларын куллану административ җаваплылыкка тартылуга китерә...

Моңа бәйле рәвештә җанварны кычкырып, яктылык ракетасы, һавага атып, борыч аэрозоле, тавыш ядрәләре белән куркыту очраклары булганда корал кулланудан тыюлуны сорыйбыз".

Мондый киңәшләр питрәчлеләрнең мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары имзасы белән район Эчке Эшләр бүлегенә күптән түгел килде. Элегрәк Богородск авыл җирлегендә яшәүчеләр, авыл әйләнә-тирәләрендә көрән аюны бер тапкыр гына күрмичә, җирлек башлыгы аша хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсенә мөрәҗәгать иттеләр. Ә инде аннан аны урман хуҗалыгы министрлыгына юнәлдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса