Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Яхшы эшләгәнгә, акчасын да мулдан бирәләр

Ярышып эшләү һәрвакыт хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда зур этәргеч булып тора. Язгы чәчү кампаниясен үзвакытында һәм югары сыйфатлы итеп үткәрү ниятеннән, быелгы язгы кыр эшләрен бәяләү нормалары һәм шартлары билгеләнде. Шул уңайдан хәбәрчебез район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Эдуард Дияров белән әңгәмә корды.

- Язгы чәчү кампаниясен үзвакытында һәм югары сыйфатлы итеп үткәрү ниятеннән, һава һәм эшләү шартларын исәпкә алып, быелгы язгы кыр эшләрен бәяләү нормалары һәм шартлары билгеләнде. Язгы кыр эшләрен башкаруга карап, хезмәткәрләргә түләүнең гамәлдәге системасы нигезендә, түләү эш күләменә, эш башыннан булачак. Моның өчен махсус тариф ставкалары бар. Бу хакта "Марс" агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә үткән семинарда да фикер алыштык.
- Башкарылган норма-смена өчен нинди комплекслы расценкалар кулланылачак?
- Расценканы исәпләү өчен хезмәт хакы фондына тариф ставкасы, эшне билгеләнгән вакытта һәм сыйфатлы итеп башкарган өчен өстәмә түләү, премия һәм башка төрле түләүләр кертелә.
- Язгы-кыр эшләрендә катнашучыларга нинди премияләр каралган?
- Игенчеләрне матди кызыксындыру өчен язгы кыр эшләрен кыска вакытта һәм сыйфатлы башкарган өчен (туфракка органик һәм минераль ашламалар кертү, югары кондицияле орлык әзерләү, сөрү, чәчүнең югары сыйфаты, яхшы шытымнарга ирешү һәм башка күрсәткечләр). Шуның өстенә "бик яхшы" дип бәяләнгән эшләр өчен өстәмә 70 процент, "яхшы" дип бәяләнгән эшләр өчен 40 процент хезмәт хакы түләнәчәк. "Канәгатьләнерлек" дип бәяләнгән эшләр өчен өстәмә түләү каралмаган.
Мисал өчен, туңга сөрелгән җирләрне тырмалауны алыйк. Бик яхшы сыйфат белән 10 норма-смена эшләгән өчен гектарына 16,13 сум түләнәчәк. 10-20 норма-смена өчен 24,19 сум, 20 норма-сменадан артык булган очракта, 32,25 сум түләнәчәк. Әгәр эш "яхшы" дип бәяләнә икән, расценкалар да бүтән булачак. 16,13 сум, 20,16 сум, 24,19 сум. Эш сыйфаты канәгатьләнерлек булган очракта: 10,75 сум, 10,75 сум, 10,75 сум. Шулай итеп, эшен җиренә җиткереп башкармаса, механизатор 20 норма-смена эшләсә дә, 20 мең сумнан артык акча югалтачак. Икенче төрле әйткәндә, аз күләмдә, әмма сыйфатлы эшләгәндә, түләү лә яхшырак булачак.
Барлык агротехник эшләр югарыда китерелгән мисал буенча бәяләнәчәк. Әлбәттә, тракторның маркасы һәм көче исәпкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса