Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Ярминкә пенсионерларны күп төрле бал һәм бушлай такси белән шатландырды

Питрәчтә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында икенче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Өлкән буын вәкилләре өчен өйгә сатып алынган продукцияне бушлай кайтарып бирү оештырылды. Ярминкәне бал сату буенча ярминкә дип атарга була иде, чөнки анда район умартачылары киң ассортиментта бал һәм башка продукцияләр тәкъдим итте.

- Барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек умартачылар традицион авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсендә катнаштылар, - дип сөйләде районның умартачылык һәм аквакультура белгече Павел Егоров. - Чакырылган унбиш умартачыдан бүген Пановка, Чыты, Шәле һәм башка торак пунктлардан унике эшмәкәр үз продукциясен тәкъдим итте. Дүртесе Ленино-Кокушкино авылында узган ярминкәдә катнаша. Районда барлыгы 198 питрәчле бал кортлары үрчетү белән шөгыльләнә. Ярминкәдә балның да, бал продукциясенең дә ассортименты зур, пергадан алып умарта сөтенә кадәр бар иде.
Кәвәлдән эшмәкәр Илья Захаров кунакларга көнбагыштан җыелган гадәти булмаган бал тәкъдим итте.
- Соңгы тапкыр умарта кортлары  көнбагыштан бал җыйды, умарталык янында әлеге культура басуы бар. Шуңа күрә дә минем балым шундый матур, алтынсу төстә, - диде елмаеп эшмәкәр.
Сатып алынган продукцияне өйгә кадәр бушлай кайтарып бирү хезмәтеннән пенсионерлар бик теләп файдаландылар.
- Безнең машина юк, шуңа күрә бу хезмәт бик урынлы булды. Ярдәмегез өчен зур рәхмәт, - диде район үзәгендә яшәүче Валентина Меркулова.
Аларны өйләренә питрәчле Гыйльман Шиһабетдинов кайтарып куйды.
Эшмәкәр билгеләп үткәнчә, ул моны район хакимияте үтенече буенча эшли:
- Аларга товарын өйләренә  кадәр бушлай илтеп бирәм.  Теләүчеләр бар, бу инде бишенче әби. Тагын икесе чиратта тора…
Шулай ук ярминкә көнендә “Кайгырту” үзәге хезмәткәрләре өлкән буын вәкилләренә караңгы вакытта автомобиль юлларында алар  бәла-казага юлыкмасын өчен яктылыкны чагылдыручы беләзекләр тараттылар.
Шул ук вакытта сәүдә бик кызу барды. Продукциянең төрлелеге һәм кулай бәяләр питрәчлеләрне сөендерде генә.  Мәйданда яңгырап торган музыка, һава торышы һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса