Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Җирле шагыйрәләребездән Яңа елга шигъри бүләк

Яңа елны көткәндә

Чыршыбыз бик матур безнең -

Бер яна да бер сүнә.

Яңа елның җитүенә

Күңелләрем сөенә.

Балалар да, олылар да

Яңа елны көтәләр.

Кайберәүләр, көтә-көтә

Арып, йоклап китәләр.

Кыш бабай да килер әле,

Бүләкләр бирер әле.

Минем генә бүләгем юк -

Теләкләр телим әле.

Имин булсын елларыбыз,

Тыныч булсын күңелләр,

Сәламәтлек ташламасын,

Телим изге гомерләр.

Җылы булсын өйләребез,

Тулып торсын өстәлләр.

Каршыгызга очрамасын

Чыга алмаслык киртәләр.

Кыш бабайның капчыгы да

Һәрвакыт тулы торсын,

Киләсе яңа елны да

Күрергә насыйп булсын.

Кышкы матурлык

Карлар ява, ап-ак карлар

Бөтерелә күкләрдә.

Берсен-берсе куышалар,

Тирбәләләр җилләрдә.

Кышкы сихри бу гүзәллек

Бизи безнең күңелне.

Күбәләк кебек кыскадыр

Кар бөртеге гомере.

Кар бөртекләре биешеп

Килеп куна учыма,

Кыска гына бер мизгелдә

Иркәләнеп юк була.

Маңгай күзе генә түгел

Күңел күзе дә кирәк.

Матурлыкны күңел белән

Тоя белергә кирәк.

Кышкы кичләргә сокланып,

Урамда йөрим әле.

Әкият кебек бу матурлык,

Күңелгә төйним әле.

Карлар ява, йомшак карлар

Туктамый иртән-кичен.

Шаярып уйнап арыгач,

Каплый алар җир өстен.

Кышкы суыклар куркытмый,

Син янымда булганда.

Нәрсә соң ул кышкы салкын

Җан җылыга тулганда.

Мәдинә МОРТАЗИНА

Иске Йорт

Яңа ел килә

Яңа ел килә, яңа ел

Барыбызга бәхет өләшә.

"Парлы булыйк яңа елда", -

Йөрәгем шулай дәшә.

Яңа елда яңа таныш,

Яңа тормышлар көтә.

Яңа елның матурлыгы -

Яңа киләчәк көтә.

Яңа ел теләкләре

Ел артыннан еллар үтә,

Риза булыйк үткән көннәргә.

Аллаһыма рәхмәт укып яшим,

Миңа шундый гомер биргәнгә.

Ходаемнан сәламәтлек сорыйм,

Яшик әле җирдә бергәләп.

Биргән сынауларны шатлык итеп,

Авыр чакларда да көлгәләп.

Җир йөзендә яшик саулык белән,

Бала хәсрәтләре язмасын.

Иңне иңгә куеп яшик әле,

Үкенерлек булып калмасын.

Нәфирә ГАТАУЛЛИНА

Юныс авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса