Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Җирле шагыйрәбез Мария Максимова бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Игътибарыгызга юбилярның яңа иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

Җирле шагыйрәбез Мария Максимова юбилей алды мәшәкатьләре белән мәшгуль бу көннәрдә. Кеше гомерендә була торган мондый олы вакыйгаларның бер уртак үзенчәлеге бар – алар уйландыра, үткәннәрне күз алдыннан кичереп, йомгак ясыйсың да башкарылган эш-гамәлләргә бәя бирәсең; киләчәккә матурдан-матур планнар корасың.
Мария үз юбилеен зур иҗади уңышлар белән каршы ала – шул чор эчендә шигырьләре тупланган биш китабы дөнья күрде аның.
Бу күп тырышлык һәм үҗәтлек таләп итә торган хезмәт җимеше. Киләчәккә дә планнары зур Марияның – яңа иҗади уй-ниятләр белән янып йөри ул.
Без Марияны олы юбилее белән котлап, аңа саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телибез һәм киләчәктә дә укучыларыбызны, иҗатына гашыйк җаннарны яңадан-яңа шигъри әсәрләре белән сөендерер дигән өметтә калабыз. 
 

Юбилеем, 60 яшь
Алтмыш язым, җәем, көзем, кышым
Гомер узганын да сизмәдем.
Мең рәхмәтле үткән елларыма:
Сезнең белән бергә яшәдем.
Яшәү дәрте, чиксез өмет хисе –
Хыялымда күңел түрендә.
Якын туган, дус-ишемнең урыны
Юбилейда табын түрендә.
Алтмыш яшем, юбилеем җитте,
Картаерга ашыкмыйм мин һич.
Пар канатлы булып яшәт, диеп,
Ходаемнан сорыйм иртә, кич.
Гомеремне җиз иләктән иләп,
Күзалдымнан барлап үткәрәм.
Күптән түгел япь-яшь идем дә бит,
Гомер көзләренә мин кердем.
Яшьлек кайта бары тик төшләрдә,
Йөрәк ярсый, белмим нишләргә.
Үткәннәрне барлый-барлый менә
Керәм инде алтын көзләргә.
Яшисе килә гүзәл дөньяда
Күп кирәкми сиксәне җитә.
Күпме гомер калганын белмибез
Тынгысыз күңел өмет итә.

Гомер көзем
Гомерем язлары үтте,
Көзләренә дә кердем.
Юксынып яшьлегемне мин
Төшемдә эзләп йөрдем.
Гомер көзем – сары алтын,
Йөрәгем тулы ялкын.
Ямьле язлар бик тиз уза,
Көзләр яңгырлы, салкын.
Һәр мизгелнең тәмен табам,
Ашыкмыймын мин үзем.
Ләззәт алам мин яшәүдән –
Озая гомер көзем.
Гомер көзләренә кергәч,
Яшьлекне эзли күңел
Никадәрле тырышсак та,
Кайтару мөмкин түгел.
Куе томанга күмелеп,
Офык артында калды.
Гомер көзенә керсәм дә,
Күңелдә өмет янды.

Мәхәббәтнең ятмәсе
Мәхәббәтнең ятмәсенә
Чорнадың, чыгып булмый.
Оныта алмый күңелем,
Гел сине генә уйлый.
Яннарымда башка берәү,
Нигә икән син түгел.
Гафу итәм, сине көтәм,
Әле соң түгел, түгел.
Соңга калма - үкенерсең,
Төренеп сагышларга.
Кавышсак, рәхмәт әйтербез
Ягымлы язмышларга.

Калырсың үкенечкә
Уйларым чуалды кинәт,
Күргәч зәңгәр күзеңне.
Карашыңнан телсез калдым –
Сихерләдең үземне.
Иреннәрең ал таң кебек,
Пешкән кура җиләге.
Сине күргән кешеләрнең
Өзеләдер үзәге.
Буең зифа, билкәйләрең
Талчыбыктай бик нечкә.
Хисемә урый алмасам,
Калырсың үкенечкә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса