Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Җирле шагыйрәбез Мария Максимованың бишенче китабы дөнья күрде

“Менә Марияның чираттагы шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. “Могҗиза көтә күңел” дип атала ул һәм шул исемдәге шигырь белән башланып та китә.

Тирән фәлсәфи мәгънәгә ия шигъри юллар. Һәр кеше үз язмышыннан могҗиза өмет итеп гомер кичерә, ләкин Марияның өмет-теләкләре үзгә: гүзәл яшьлеге чорына кайтып, күңелне әрнеткән, яндырган, шул ук вакытта ләззәтле дә булган сөю утларында кабаттан янасы килә аның.
Гомумән, сөю – авторның игътибарын җәлеп иткән, күңелен дулкынландырган изге хисләрнең берсе. Шул ук вакытта шагыйрә күңеле кешеләр язмышы, аларның уй-кичерешләре, шатлык-көенечләренә, хәтта җиһан язмышына карата да битараф түгел:
Күңел белән сәяхәткә чыгам,
Тибрәләдер каләм кулымда.
Күңелемә һич тынычлык бирми –
Җир сагышы һаман уемда.
Хезмәттәшләренә бик игътибарлы автор – үзенең шигъри юлларында аларга дан җырлый, уңышлар тели һәм олы рәхмәтен җиткерә.
Мине, Марияның иҗаты белән тирәнтен кызыксынучы буларак, аның активлыгы, максатчанлыгы һәм нәтиҗәле эшләве сокландыра. Шундый тормыш рәвешенең җимешләре дә сөендерә - менә чираттагы җыентык дөнья күрә. Аны шигърият сөючеләр җылы кабул итәчәгенә ышанам һәм ул шулай булачак та, чөнки күңел, йөрәк аша үткән шигъри юллар урын алган бу китапта”, - дип яза шагыйрәнең бишенче китабына бәяләмәсендә Николай Александров.
Автор китапны нәшер итүдә матди ярдәм күрсәткән өчен авылдашы Токранов Федор Николаевичка һәм аның тормыш иптәше Токранова Галина Николаевнага зур рәхмәтен шигъри юллар аша белдерә.

Тройсын бәйрәменә китап
Чыгару бик тә кирәк:
Авылдашлар көтеп тора,
Ашкына минем йөрәк.
Олы ярдәм күрсәттегез,
Рәхмәтләр яусын чиксез.
Авылдашлар сезнең белән
Горурланыр һичшиксез.
Әллә Ходай әмер бирә
Матди ярдәм итәргә.
Язсын сезгә Ходай үзе
Озын гомер итәргә.
Башкарган олы эшегез
Изгелек булып кайтсын.
Олы бәхет агачыгыз
Һәрвакыт чәчәк атсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса