Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Җирле шагыйрәбездән

шигъри бүләк

Чәчкәләрем
Өй каршында җәен бакча
Шау чәчәккә күмелә.
Караган саен аларга
Күңелләрем сөенә.
Бакчага ямь биреп тора
Көзгә хәтле чәчәкләр.
Туган көн өчен бүләккә
Алар менә дигәннәр.
Берсе ата, берсе шиңә,
Чәчкәләр төрле төстә.
Ал, кызыл, сары, ак, зәңгәр,
Алар өзгәнне көтә.
Эссе, бөркү көннәр булса,
Кич, иртән сулар сибәм.
Алар миннән наз көтәләр -
Күңелем белән сизәм.
Күз тимәсен, зинһар, сезгә
Сокланып мин һич туймыйм.
Йокларга яткач та һаман
Гел сезнең хакта уйлыйм.
Исем китеп карап торам -
Күзнең явын алырлык.
Дөньяларымны онытам -
Чәчкәләр таң калырлык.

Исердем мин исенә
Болын чәчәкләрен җыйдың
Кочагыңа сыйганчы.
Бүләк иттең син аларны,
Иснәдем мин туйганчы.
Зәп-зәңгәр сихерле күзләр
Охшаш һава төсенә.
Бигрәк хуш исле чәчәкләр,
Исердем мин исенә.
Хуш исле чәчкәм минем, дип
Назлады, иркәләде.
Иреннәре, күбәләктәй,
Битемнән үпкәләде.
Атлап йөргән эзләремне
Чәчкә күмә артымнан.
Мәхәббәтен аңлатыр, дип
Көтәм сөйгән ярымнан.

Поход
Туганнар белән бергәләп,
Кичке походка бардык.
Кунакларга охшап китте,
Төн кунып шунда калдык.
Зәңгәр күктә ай елмаеп,
Түгәрәкләнеп тулды.
Һавадагы йолдызлар да,
Бер-бер артлы атылды.
Төне буе учак яктык ,
Без Мишәнең буенда.
Таң атуын каршыладык,
Табигать кочагында.
Кармакка килеп эләгә,
Таң атканда балыклар.
Балыкны оста тоталар
Безгә кайткан кунаклар.
Учак ягып, чуен асып,
Без уханы пешердек –
Истәлеккә калсын диеп,
Фотога да төшердек .
Бала-чага чыр-чу килеп,
Туп-тибеш уйнадылар
Мишәдә су коенып,
Алар һич туймадылар.
Рәхәтләнеп йөзеп, чумып,
Мишә суын коендык.
Кояш батып көн сүрелгәч.
Без кайтырга җыендык.

Кыюлык кирәк
Яшь гомер бер генә килә,
Курыкма яратудан.
Баш әйләнеп китә кинәт
Мәхәббәт аңлатудан.
Мәхәббәтне дә, дусларым,
Аңлата белү кирәк.
Чуала баштагы уйлар,
Минем кебекләр сирәк.
Кайдан алырга кыюлык,
Мин керәм шул төркемгә.
Җөрьәт итә алмаганга
Үпкәләмим беркемгә.
Кыюсызлык аркасында
Яшем җитте утызга.
Ничек итеп аңлатырмын
Яратуымны кызга.
Дөньяда чибәрләр бик күп,
Миңа кыюлык кирәк.
Берсеннән-берсе чибәр, эх,
Чыгам, дип тибә йөрәк.
Бакчабызда чәчәк ата
Ел да ялгыз алмагач.
Егет булып ник туганмын,
Сөйгәнемне алмагач.

Ялгызлык
Мәхәббәт утын басарга
Юк икән ул дарулар.
Аннан да авыр икән лә
Япа-ялгыз калулар.
Ялгыз кеше йоклый алмый
Мендәрен кочып ята.
Куркыныч төш кереп аңа
Сискәндереп уята.
Ялгыз кешенең башына
Килә кирәкмәс  уйлар.
Кыштырдаган тавышка да
Еш-еш итеп ул сулар.
Йокысыз төннәр күп була,
Таң атканын ул көтә.
Ялгызлыкны уйлап ятып,
Шашарлык хәлгә җитә.
Япа-ялгызың яшәсәң,
Ялгызлык ул саргайта.
Сагышларга төреп ала,
Кинәттән ул картайта.
Парлашып яшәргә язсын,
Ялгызлык читтә йөрсен.
Ялгыз яшәгән кешегә
Ходай сабырлык  бирсен.

Ипи кадерен бел
Ата-ана тәрбиясе
Сеңгән минем каныма.
Тыңла, балам, сүзләремне,
Утыр әле яныма.
Ипи зур хөрмәткә лаек!
Оныта күрмә, балам.
Ипи кадерен белеп яшә,
Бу сүзне әйтә анаң.
Иртән иртүк минем әни
Мичтә ипи пешерде.
Әтием, кулга тоттырып,
Карточкага төшерде.
Борынга хуш исе керә
Яңа пешкән ипинең.
Әйтеп аңлатырлык түгел
Тәмен кара ипинең.
Ике куллап ипи тотып,
Мин сындырып ашадым.
Ипидән тәмле әйбер юк,
Шуны яхшы аңладым.
Элек ипигә яктым мин
Майны кәгазь калынлык,
Шикәр комы сибә идем –
Була татлы кабымлык.

Үтсен гомер саулыкта
Бөрлегәннәр утырталар
Өй түренә бакчага.
Саулык базарда сатылмый,
Алып булмый акчага.
Яшьтән сакла саулыгыңны,
Тыңла олылар сүзен.
Салкын тидермәскә тырыш,
Саклан кыш, язын, көзен.
Грипп дигән авырту ул
Ел да үзгәреп тора.
Чират алып бер-бер артлы,
Әйтерсең көтеп тора.
Һава торышына карап,
Киемнәрне киегез.
Ишек шакыячак грипп,
Сез сакланып йөрегез.
Яшькә, картка карамыйдыр,
Ул эләктереп ала.
Кем булса да ярый аңа,
Урынга егып сала.
Бернәрсә дә кирәк түгел,
Без авырган вакытта.
Ходай ташламасын безне,
Үтсен гомер саулыкта.
Мария МАКСИМОВА
Питрәч

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: шигырь