Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Җирле шагыйрәбездән шигъри бүләк

Шигърият сөючеләргә

Февраль бураннары
Февраль уртасы җитмәгән
Ашыктыра кышны яз:
Челтерәп гөрләвек ага,
Көн кояшлы бик аяз.
Ап-ак карны сыйпап үтте,
Февраль җиле иркәләп.
Гөрләвекләр агар өчен
Яз җитмәгән иртәрәк.
Карлар эреп, көпшәкләнеп,
Пыяла күк ватыла.
Кояшка һич карап булмый,
Күз камаша, чагыла.
Февраль бураннары тагын
Әле уйнап үтәчәк.
Ә шулай да инде җаным,
Ямьле язны көтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса