Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Җирле шагыйрәбезнең әнисен искә алып язган шигырьләре

Рәшидә Хуҗина: “Әнием, синең хәер-догаң ташламый”

 

Cагынам, сине әнием

Әнием, бәгьрем, сине бик сагындым,
Килә сине бик тә күрәсе.
Кочагыма алып сине,
Битләреңнән килә сөясе.
Кочагыма алып сине,
Кысып-кысып килә сөясе.
Мин яратам сине әнием, дип
Хәлең ничек әнием диясе.
Күз алдымда йөртәм, әнием,
Синең матур, көләч йөзеңне.
Күңелемдә йөртәм һәрчак,
Синең һәрбер әйткән сүзеңне.
Искә төшә биргән киңәшләрең:
“Яхшылык кыл һәрбер кешегә.
Булма кара эчле, ачу тотма,
Ярдәмен кыл һәрбер кешегә”.
Үзең бакыйлыкта булсаң да
Синең сүзең минем исемдә.
Кулымнан килгән кадәр тырышам,
Булышырга һәрбер кешегә.
Рәхмәт, әнием, мине өйрәттең
Бу дөньяда гөрләп яшәргә.
Синең хәер-догаң ташламый
Ярдәм итә һәрбер иртәдә.
Сагынам, әнием, сине бик сагынам,
Булсам да мин гомер көзендә.
Урының җәннәт түрендә булсын, дип
Дога кылам, әнием, һәр көндә.
Кылган догам кабул булса иде
Булсан иде җәннәт түрендә.
Яткан җире, әнием, мамык булсын,
Шуны телим әнием үзеңә.

Әниемне төштә күрдем бүген

Әниемне бүген төштә күрдем
Ак яулыгын артка бәйләгән.
Бала итәкле күлмәген киеп,
Чәчәкле ялъяпкычын бәйләгән.
Тәрәзә төбендәге гөлләренә
Шат елмаеп, сөйләнеп су сибә.
Самавырдан чәен ясап алып,
Коймак белән тәмләп чәй эчә.
Янә килде тәрәзә каршысына
Карап тора юлга төбәлеп.
Балакайлар ни хәлләрдә икән?
Үз алдына ала сөйләнеп.
Әй, әнием, төштә генә сине
Без күрәбез башка чара юк.
Кайтып килер идең безнең янга
Тик кайтырга аннан юллар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса