Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Көн кадагына

Иске Йорт-Казан

Бакчада
Яратам мин җәй көнендә
Үзебезнең бакчаны.
Бик мул булып үсә анда
Кыяр, кишер, шалканы.
Җәй башында кызаралар
Түтәлләрдә җиләкләр,
Кирәк чакта явып китә
Яңгыры да чиләкләп.
Бал кортлары ширбәт җыя –
Чәчәкләргә куналар.
Аллы-гөлле күбәләкләр
Бер-берсен куалар.
Уңышларны җыябыз без
Чиләкләп тә кәрҗинләп.
Тырышып хезмәт итәбез без
Үрмәләп тә чүгәләп.
Өлгерәбез вареньелар,
Компотлар ясарга да.
Мул уңышлар үстерәбез –
Күңелле ашарга да.
Иртә-кичен су сибәбез
Сөенәләр түтәлләр.
Бездән калышмыйча эшли –
Үрнәк ала бүтәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: бакчада