Көн кадагында
30 август - Татарстан Республикасы көне уңаеннан, укучыларыбызга шигъри бүләк тәкъдим итәбез.
Мин татар
Мин – татар, дип горурланып
Казанга күчәм әле,
Кол Шәриф мәчетләренең
Серләрен чишәм әле.
Киң күңелле, бөек татар,
Мәчетләр күп, чиркәүләр.
Күреп торам: чит илләрнең
Борынына чиертәләр.
Кайберәүләр чөй эзлиләр
Татарстан җиреннән.
Курыкмый ул безнең татар
Искән себер җиленнән.
Ихлас күңелдән
Рөстәм белән Минтимергә
Озын гомер телимен,
Алар кебек изге җанны
Тирә-якта белмимен.
Борынгы тарих онытылмас,
Алар исән булганда.
Татарстан татарлары
Кабат кайтып тулганда.
Ни өчен кайта татарлар?
Үз җирләрен сагынып.
Чит җирләрдән килмәс иде
Бөтен халык агылып.
Ни өчен Казан матур соң,
Дәрте сүнми, яңара?
Балкый Казан, нурлы Казан,
Мәчетләрдә - манара.
“Миң”е бәхет чыганагы,
“Тимере” нык булырга,
Шәймиевка рәхмәт укыйм,
Ходай насыйп итәр әле
Тагын йөз ел торырга.
Рөстәм Миңнехановка да
Ходай җиңеллек бирсен.
Илебезне җайга салып,
Сәламәт булып йөрсен.
Дога кылып, бүләк итәм
Җитмеш мең фәрештәне.
Ярдәм итсен фәрештәләр
Өйдәме ул, эштәме.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа