Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Әлтәф бәете

Бу бәетне, вакытсыз арабыздан киткән, Чыты авылында туып, Түбән Кама шәһәрендә яшәгән Барый улы Әлтәфнең якты истәлегенә багышлыйм. Язганнарым аңа дога булып барып ирешсен.

Бисмиллахи, вәбилләхи,
Җитә Корбан гаете,
Мин язамын, сез укыгыз?
Әлтәф туган бәетен.
Бисмилла әйтеп башлыйм әле,
Бәетләр бит шулай башлана.
Иртәме-соңмы һәр кеше дә,
Ходай хозурына ташлана.
Гөлсинә ашың пешеп җиткәч,
Балаларың җыелыр.
Алар булып мин булмагач,
Канлы яшең коелыр.
Узган ел 30 июнь көнне,
Зурлап уздырдыгыз 60 яшьлек юбилеемны.
Быел 61 яшьлек туган көнемне,
Көтеп җиткерә алмадым шул инде.
Күңелләрегез сизенгәндер,
Барлык туганнар җыелдыгыз.
61 яшендә гүр иясе булды
Сезнең яраткан абыегыз.
8 июнь Сабантуй көнне,   
Барыбыз да җыелдык туган нигезгә.
Ниятебез абый, синең күңелне күтәрү
Күрешүләр бик күңелле иде,
Барыбыз да җыелдык туган нигезгә.
Ахыры гына аянычлы тәмамланды,
Булыша алмадык шул, абый, беребез дә.
Гөлсинәм һәм туганнарым,
Уегыз мине саклап калу иде.
Бу тырышлыкларыгыз өчен,
Сезгә Аллаһтан кайтсын яме.
“10 июнь Казанга операциягә барам”, - диеп,
Әзерләнеп кайттым туган нигезгә.
Операциягә барып җитеп булмады,
Кайгы-хәсрәт китердем сезгә.
Туган нигезем капка төбендә,
Чыкты минем җаннарым.
Төрле вакытым булгандыр,
Бәхил булыгыз туганнарым.
“Абый”, - диеп каршы  ала идек,
Кайткан чакта туган нигезгә.
Серләребез сиңа сөйли идек,
Керә идең безнең хәлебезгә.
Сыйныфташлар, дуслар, авылдашлар,
Мине бик зурладыгыз,
Аллаһ каршында булсын,
Иткән изгелекләрегез.
Гомеремне алды газраил иртә,
Бик ямансу иртә-кичләрен.
Бөтен туган бергә җыелганда,
Гөлсинә бәгърем, белмим нишләрсең?
Гомерләрем кыска булды,
Вакытсыз кердем гүрләргә.
Соңгы юлга озатучыларга рәхмәтлемен,
Мине белгән бар да килде җирләргә.
Мәңгелеккә китеп бардым,
Сезне ташлап, Гөлсинәм.
Миңа риза-бәхил булыгыз,
Балаларым, Гөлсинәм.  
Сабантуйга төшеп абый,
Бөтен кеше белән күрешеп йөрдең.
Өйгә кайткач бер сәгатьтән,
Газиз җаныңны бирдең.
Туганнарым калды сезгә,
Мине сагынып сөйләргә.
Барыгыз бергә җыелганда,
Абыегыз булмас өйләрдә.
Улым Роланд, кызым Эльвира,
Сез бәхетле булыгыз,
Әниегезгә авыр чакта,
Терәк була белегез.
Гөлсинә бәгърем, сабыр бул,
Авырлыкка бирешмә.
Балаларга, терәк бул,
Кайгыларга бирешмә.
Изге теләкләр теләп,
Балаларым мине озатып калды.
Икенче көн кичке сәгать 7 дә,
Газраил җанымны алды.
Балаларым мине хөрмәт иттегез,
Булдыгыз мәрхәмәтле.
“Әти”, - диеп өзелеп тордыгыз,
Мин сезгә бик рәхмәтле.
Уйласаң исең китәр,
Фани дөньяда яшәгән гомергә.
Кичә исән йөргән кеше,
Бүген кердем кара гүргә.
Гөлсинә, балалар, туганнарым,
Сез догада торыгыз.
Хәер-фатихасын җибәреп ятар,
Сезгә газиз абыегыз.
Балаларым, сезгә васыятем шул,
Тату, матур яшәгез.
Фани дөньяда без кунак кына,
Сез шуны онытмагыз.
Туганнарым, сезгә әйтер сүзем юк,
Бик зур рәхмәттән башка.
Барыгыз да тигез яшәгез,
Матур тормыш юк, тигезлектән башка.
Язын чәчәкләр сибәрбез,
Әлтәф, тыныч йокла яме,
Каберең эчләрендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса