Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Мария Максимова әнисенең хатирәләре белән уртаклаша

Сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез

Бәрәңге боламыгы
Әниемнең хәтер сандыгын яңартып алырга булдым әле. Кичтән балаларга “наряд” бирелә. Уртанчы улы Иванга бәрәңге боламыгы пешерәсе. Иртән көтү кугач, әниләре колхоз эшенә чыгып китә.
Иванның боламыкны беренче генә пешерүе түгел. Ул лапаска чыгып, утын алып керә, казанга су сала, чыраны тамызып, учакка яга. Су кайнаган арада бәрәңге әрчеп ала. Аннары казанга салып җибәрә. Сәке астында ике чиләк була. Шуларның берсеннән он алырга дип барганда, күрше малайлары килеп керә. Алар уйнарга чакыра. Иван аларны өстәл артына утырта. “Хәзер сезне бәрәңге боламыгы белән сыйлыйм”, - ди. Куерсын өчен он салып, уклау белән болгата. Нишләптер, боламык куермый. Тагын чиләктән он алып сала. Ниһаять, боламык әзер. Малайларга аны табакны өеп тутырып бирә. Иванны мактый-мактый алар ашый башлый. Тик, нишләптер, боламык шатыр-шотыр килә. “Нәрсә салып пешердең? Ашап кара әле үзең”, - дип әйтә малайларның берсе. Шул арада хуҗабикә килеп керә. Иван боламык салып, әнисенең алдына куя. Малайлар дәшми-тынмый гына күзләрен төбәп, Мария туталарының ашаганын карап тора. Ашый башлагач, әнисе эшнең нәрсәдә икәнлеген төшенеп ала. “Улым онны кайсы чиләктән алдың?”, - ди. “Әнием, сәке астындагы беренче чиләктән”, - дип җавап бирә ул.
Мария түти кеткелдәп көлеп җибәргәч, балалар аңа кушылып рәхәтләнеп көлә. Әнисе чиләккә көл тутырып куйган булган. Көл салып пешерсәң дә тәмле була икән бәрәңге боламыгы, ашыйсы килгәндә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса