Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әдәби иҗат

Мария Максимова шигырьләрендә райондашларыбыз батырлыкларын искә ала

Аларның даны мәңгелек!

Батыр авылдашым
(Советлар Союзы Герое П.М.Гавриловка багышлана)
Малае дөньяга килгәч,
Санук түти елаган.
Питер дәдәйгә әтисен,
Күрү насыйп булмаган.
Питер дәдәй туып–үскән,
Әлбәден авылында.
Үгез җигеп, сабан сөргән,
Авылы кырларында.
Мәкчем бабабыз Питергә,
Чабата үреп биргән.
Ул аны Әпүшләргә,
Бәйрәмгә киеп кергән.
Бабамның әкиятләрен
Тыңларга ул яратты.
Бөтен дөнья белә аны,
Герой данын таратты.
Кайберәүләр санламаган,
Пленда булып кайткач.
Нахак сүзләрне ул юган
Герой исеме алгач.
Әлбәденнең уртасында
Түгәрәк күлебез бар.
Горурланып яшәр өчен,
Авылым Герое бар.
Язлар җиткәч, карлар беткәч,
Очып кайта кыр казы.
Герой исемендә булды,
Безнең “Марс” колхозы.
Героебыз хөрмәтенә
Музей төзелеп бетте.
Әлбәден авылында бит
Аның яшьлеге үтте.
Героебыз су буйларын
Күпме тапкыр буйлады?
Авылыннан ул китәсен,
Төне буе уйлады.
Олы юлдан бер–бер артлы
Машиналар агылыр.
Музейның ачылышына
Авылдашлар ашыгыр.

Карт бабам
(Михаил бабай истәлегенә)
Карт бабабыз безнең элек
Фин сугышында булган.
Дошманнардан качып ятып,
Аю өнендә кунган.
Сызылып таңнар атканда
Аю өненә кайткан.
Карт бабам куркып тормаган,
Мылтыгыннан ул аткан.
Шул тавышка дошман килеп,
Бабамны кулга алган,
Уң колагын кисеп алып,
Гомерлек тамга салган.
Җиде ел тоткында булган,
Эшләгән ул байларга.
Үгез җиккән, сыер сауган,
Печән салган тайларга.
Туган илен, балаларын,
Карт бабам бик сагынган,
Канатлары булмаса да,
Кайтырга ул талпынган.
Җиде ел гомер эчендә
Бик күп сулар да аккан –
Әсирлектән азат булгач,
Туган йортына кайткан.
Чынбарлыкны әйтеп яздым,
Ялган юк сүзләремдә –
Шуларны уйлап ятамын,
Йокысыз төннәремдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса