Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Мәдинә Мортазина: “Балачактан шигырь язучыларга сокландым”

Игътибарыгызга җирле шагыйрәбез Мәдинә Мортазина-Дәминованың иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

 

Мәдинә Мортазина-Дәминова Иске Йорт авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Казан каласында гомер итә. “Бала чакта китаплар күп укыдым, шигырьләр язган кешегә бигрәк тә соклана идем”, - ди автор.
Уйламаганда 2016 елда кулына каләм алып тәүге шигырьләрен яза башлый Мәдинә ханым. 2017 елда “Ямьле язда килде көзләрем” дип исемләнгән китабы басылып чыкты.

Сагыну
Еллар үткән саен искә төшә
Тәгәрәп үскән бала чакларым.
Сагынып кайттым сиңа, авылым,
Каршы ал син җәеп кочагың.
Бакчаларда үскән чәчәкләрне
Бүләк итәр идем һәркемгә.
Шатлык, сагыш баскан күңелемне
Тиңли алам бары гөлгә.
Гөлкәйләрем сула, күңел тула,
Күзләремә моң-сагыш иңде.
Бик сагындым сине, балачагым,
Төшләремә булса да кер инде.
Балачагым хатирәсе итеп,
Утыртасы иде миләшләр.
Сагыныр нәрсә һәр кешедә бар бит,
Авылдашлар миннән көлмәсләр.

Кышкы матурлык
Карлар ява, ап-ак карлар
Бөтерелә күкләрдә.
Берсен-берсе куышалар,
Тирбәләләр җилләрдә.
Кышкы сихри бу гүзәллек
Бизи безнең күңелне.
Күбәләк кебек кыскадыр
Кар бөртеге гомере.
Кар бөртекләре биешеп,
Килеп куна учыма,
Кыска гына бер мизгелдә
Иркәләнеп юк була.
Маңгай күзе генә түгел
Күңел күзе дә кирәк.
Матурлыкны күңел белән
Тоя белергә кирәк.
Кышкы кичләргә сокланып,
Урамда йөрим әле.
Әкият кебек бу матурлык,
Күңелгә төйним әле.
Карлар ява, йомшак карлар
Туктамый иртән-кичен.
Шаярып уйнап арыгач,
Каплый алар җир өстен.
Кышкы суыклар куркытмый,
Син янымда булганда.
Нәрсә соң ул кышкы салкын
Җан җылыга тулганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса