Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Надир бәете

Күн авылы

(Фаҗигале төстә һәлак булган Дәминов Надир Рашат улы истәлегенә багышлана)

 

Бисмилла дип башлыймын
Бу бәетнең башларын.
Питрәч юлы харап итте
Бу Надирның башларын.
Борма-борма юллар буйлап
Кайтып киләмен уйлап.
Ак машина чыкты каршы
Минем уйларны урап.
Машинага бәрелмим дип
Бәрелдем мин агачка.
Чаерлары агып төште
Минем газиз башларга.
Ак машина әҗәлләрем
Булган икән күрәсем.
Иртә китте гаизиз башым
Кем уйлаган үләсен.
Шунда чыкты ярты җаным
Күтәрелде күкләргә.
“Илһам” булды соңгы сүзем
Сабак булсын күпләргә.
Ике балам ятим калды
Безнең тормыш гөлләре.
Сакла, җаным, сындырмасын
Әче язмыш җилләре.
Яшәгәндә белмәдем шул
Тормышның кадерләрен.
Сагынганда килегез сез
Күрерсез каберләрем.
Дөньяны куып тотыйм дип
Гел йөгердем, гел чаптым.
Ашыгуым аркасында
Үз әҗәлемне таптым.
Күзләр тигәндер шул, әнкәй,
Бик тере бала булдым.
Бөтен дөньяны җиткереп
Тормышымнан мин уңдым.
Син дә, әни, бик елама
Мин сиздем моны күптән.
Серләребез уртак булды
Карап ятармын күктән.
Еламагыз, бәгырьләрем,
Зиратта каберләрем.
Яшәү рәхәт, саулык кирәк
Белегез кадерләрен.
Көне-төне яңгыр ява,
Авыр кайгыны юып.
Сез дә елап шашкансыздыр,
Суларда ятмам туңып.
Мин ятам суык гүрләрдә,
Ул минем өчен бик тар.
Каршы алды туганнарым
Мин шуңа риза, Ходам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса