Әниләргә якты йолдызлардан йә кояштан һәйкәл куярлык
Ленино-Кокушкино мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары Әниләр көне алдыннан иң якын кешеләренә бүләк ясарга булган. Алар редакциягә хат юлладылар. Бүген укучыларыбыз игътибарына аларның әниләре турында язган иншаларын тәкъдим итәбез.
Минем әни – иң яхшы әни
Әнием Люция исемле. Аңа утыз сигез яшь. Минем өчен ул – дөньядагы иң матур кеше. Аның күзләре зәңгәр төсле, керфекләре кап-кара, чәчләре озын, кара төсле.
Мин әниемне бик яратам, чөнки минем өчен аннан да кадерлерәк кеше юк. Әнием бик тәмле итеп ашарга пешерә, кул эшләренә оста.
Мин кайчак начарлык эшләсәм дә, ул мине шулай ук ярата. Ул һәр кешегә булышырга тырыша, ярдәмчел, шәфкатьле, юмарт.
Һәр кеше өчен әни – иң кадерле кеше. Мин дә әниемне иң яхшы, иң матур, иң әйбәт кеше, дип саныйм.
Рүзәл ЗИННӘТУЛЛИН
Мин әниемне өзелеп яратам
Әнинең исеме Зөлфия. Ул шәфкать туташы булып эшли. Ул үз эшен яхшы белә һәм тырышып башкара. Көн дими,төн дими авыруларга ярдәм итә. Минем әнигә 32 яшь. Әнием бик матур: чәчләре бөдрә, күзләре янып тора. Әни безне ял көннәрендә тәмле өчпочмаклар, кыстыбыйлар, бәлешләр пешереп шатландыра.Тәмле ризакларны мин сөенә-сөенә ашыйм. Әнием белән без кинога, циркка, паркка йөрергә яратабыз.
Мин әнигә өй эшләрендә булышам.
Әнием - минем өчен бик кадерле кеше. Мин аны өзелеп яратам! Ул иң яхшы әни.
Фаил ВӘГЫЙЗОВ
Әнием - иң игелекле, шәфкатьле кеше
Минем әниемнең исеме Гөлгенә. Аңа утыз дүрт яшь. Минем әни АЗС операторы булып эшли. Миңа калса, минем әни иң матуры. Ул урманга йөрергә, гөмбә һәм җиләк җыярга ярата. Без бергә дәресләр әзерлибез һәм ашарга пешерәбез. Минем өчен әни иң игелекле, шәфкатьле кеше. Ул һәрвакыт авыр минутта нәрсә эшләргә кирәген белә, ярдәм кулын суза.
Минемчә, әниемнән дә яхшырак кеше юк!
Иделия УСМАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа